Татар дөньясы

Бөтендөнья татар конгрессы Чувашиянең Батыр районы Озын Куак авылына бүләкләр тапшырды

Татарстан вәкиле буларак котлау сүзен Бөтендөнья Татар конгрессының мәгълүмати-аналитик идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхи җиткерде.
28.12 14:43

(Чуваш Республикасы, Батыр районы, 28 декабрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Чуваш Республикасының Батыр районы Озын Куак авылында яңа клуб ачылышына Татарстан вәкилләре дә килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән мәгълүмати-аналитик үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи чыгыш ясады.

"Озын Куак авылы халкы мондый мәдәният йортына күптән лаек иде. Чөнки монда актив, булдыклы кешеләр яши. Инде хәзер үзебезчә туган телдә җырлагыз да, биегез дә", - диде. Ул яңа ачылган клубка Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән музыкаль үзәк бүләк итте.

Шулай ук ул Озын Куак авылы старостасы Рәхимулла Даутовка татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының "Халыклар бердәмлеге" медален тапшырды.

Гөлназ Шәйхи чакыруында Озын Куак авылына килгән җырчы - Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов тамашачыларга үз җырларын бүләк итте.

Искәртеп үтик, бүген Чуваш Республикасының Батыр районы Озын Куак авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Тантаналы ачылыш тантанасында Чуваш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев та катнашты. Озын Куак авылы мәдәният йорты өч ай эчендә сафка баскан. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Ф.Мөхәммәтшин: Милли телләр югалмавына ышаныч тудырган карар табарбыз, дип уйлыйм

«Татарстанда рус теле татар теленә каршы куелырга тиеш түгел»,- диде Дәүләт Советы рәисе.

“Ватаным Татарстан” газетасы редакторы журналистикада ир-атлар булырга тиеш, дип саный

“Хатын-кызларны яратам, хөрмәт итәм, ләкин бит хатын-кызлар ир-аттан түбән булырга тиешләр”, – ди Миңназыйм Сәфәров.

“Әлиф” спектакле Азербайҗанга театр фестиваленә бара

Спектакльне халыкара фестивальгә җибәрү турында Татарстан Мәдәният министрлыгының карары чыккан.

Татар теле һәм әдәбиятынан VI халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле

Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-при ияләре булып Финляндиядән Ильяс Кадер һәм Казаннан Альмира Хәкимуллина танылды.

"Татар-информ" "Мин татарча сөйләшәм" акциясен онлайн күрсәтәчәк

Акция 26 апрель көнне Казанның Бауман урамында 16.00 сәгатьтә башлана.