Сәясәт, Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: Тулаем алганда, узып баручы 2017 ел уңышлы ел булды

Фәрит Мөхәммәтшин быел парламент эшендә күптөрле яңалыклар барлыкка килгәнен әйтте.
28.12 17:28

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Тулаем алганда, узып баручы 2017 ел уңышлы булды. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда шулай дип белдерде.

Парламент башлыгы, нәтиҗә ясап, быел 10 утырыш үткәрелгәнен, аларда 321 мәсьәлә каралганын әйтте. 92 закон кабул ителгәнен билгеләп узды. 2017 елда Кабардин-Балкария Республикасы парламенты һәм Кырым Республикасы Дәүләт Советы белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгәнен искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин быел парламент эшендә күптөрле яңалыклар барлыкка килгәнен әйтте. Әйтик, Дәүләт Советы комитетлары каршында эксперт советлары барлыкка килде. Алар закон проектлары буенча фикер алышуларда катнашучылар даирәсен киңәйтергә ярдәм итә. Парламент рәисе закон проектлары әзерләүдә галимнәр, хокук вәкилләре, профильле белгечләр катнашуын шәрехләде. Бер яктан караганда, фикер алышу өчен мәйданчык барлыкка килә, икенче яктан, алар шушы хокукый белемнәрен үз коллективларында кертә, ди ул.

Фәрит Мөхәммәтшин парламентта мониторинг системасы эшләвен билгеләп узды. Законнарны һәм хокукый практиканы мониторинглау буенча комиссия эшли. Мониторинг уздыру тәртибе турында закон кабул ителгән. Парламент тарафыннан берничә чакырылышта кабул ителгән 300 дән артык закон мониторинг аша узган.

Дәүләт Советы Рәисе гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшкә тукталды. “Хакимият сайлаучылары белән элемтәсен өзәргә, алардан читләшергә тиеш түгел”, - ди ул.

Алга таба Фәрит Мөхәммәтшин республиканың үзара салым буенча тәҗрибәсенә федераль дәрәҗәдә ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Бу мәсьәләдә Татарстанның беренче урында торуын белдерде. Ул кеше биргән 1 сум акчага дәүләтнең тагын 4 сум бүлеп бирүен искәртеп: “Кеше үзе керткән 1 сум акчага дәүләттән 4 сум өстәлеп, шактый акча җыелуын, нәтиҗәдә иң мөһим проблемалар хәл ителүен аңлый. Юл төзелеше һәм төзекләндерү, ямьләндерү эшләрендә һәр авыл кешесе катнашуы мөһим, моннан соң культура да үсә. Үз акчасын тыккач, ул инде пычратып, ватып, чүпләп йөрмәячәк”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе авылларда тормышны ямьләндерүгә көч юнәлтелергә тиешлеген ассызыклады. “Бүген кеше авыллардан китмәсен өчен, анда уңайлы шартлар тудыру зарур”, - дип ул 37 программа арасында да авыл халкының көнкүрешен яхшырту, эшлекле активлыгын арттыруга йөз тотканнары булуын билгеләп узды. Соңгысына килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин шәхси хуҗалыкларда эшне җанландыру бурычы торганын искәртте. “Бүген республика авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең яртысыннан артыгы кече фермалар һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Шул рәвешле, үзенең милли традицияләре, мәдәнияте, үзенчәлекләре булган авылларны саклап калабыз”, - ди ул.

Моннан тыш, парламент рәисе быел Татарстанның референдумны уздыру буенча тәкъдимнәре Дәүләт думасында яклау тапканын билгеләп узды. Җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында федераль законга үзгәрешләр кертелгәнен шәрехләде. Элек референдум тулаем муниципаль берәмлек территориясендә үткәрелгән булса, хәзер үзара салым акчасын кая юнәлтү турында муниципаль берәмлекнең аерым бер авылында да хәл итә алалар.

Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елда Татарстан Дәүләт Советының 41 закон проектын карарга җыенуын белдерде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Чагин: Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам

Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңүче булды.

Алабугада җәмәгать мунчасы төзүне сорыйлар

Әлеге җир участогында объектны төзүне кичектерә торган инженерлык челтәре урнашкан.

Фото: Әлкидә кышкы балык тоту бәйгесе үтте

Бәйгедә барлыгы 30 кеше катнашкан.

Фото: Балтачта халык көтеп алган заманча бассейн ачыла

Акчалар, барлык проект эшләрен кертеп, 152 миллион сумны тәшкил итте, диде Рамил Шакиров.

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегендә актерлык осталыгы буенча тренинглар уздырган

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегенә биредә яшәүче татар эшмәкәрләре чакыруы буенча килгән.