Авыл

Тукай районы «Якты юл» газетасы министрлыкның дипломына һәм грантка ия булды

Тукай районы газетасы - урып-җыю барышын иң яхшы яктыртучы.
29.12 07:00

(Тукай районы, 29 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләрен һәм 2017 елгы урып-җыю барышын иң оста яктырткан массакүләм мәгълүмат чараларын һәм аерым журналистларны бүләкләделәр. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы «Урып-җыю эшләрен иң яхшы яктыртучы» номинациясендә җиңүче дип табылып, министрлыкның дипломына һәм грантка ия булды, дип яза җирле басма.

Авыл хуҗалыгы белгечләре арасыннан иң яхшылары дигән исемгә тугыз номинациядә 100 конкурсант лаек булды. Алар – икътисадчылар, бухгалтерлар, инженерлар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, агрономнар, кадрлар буенча хезмәткәрләр, хезмәтне саклау буенча белгечләр. Иң яхшы бухгалтерларның берсе буларак, Тукай районындагы «Чаллы-Бройлер» җәмгыятеннән баш бухгалтер урынбасары Алсу Муллакаева да грантка һәм дипломга ия булды.

Журналистлык осталыгы бәйгесен министрлык 2 августтан 30 сентябрьгә кадәр игълан иткән иде. Конкурска республика һәм районнарның 48 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 600дән артык эш тәкъдим ителгән. Алар арасыннан өч номинациядә 20 җиңүче сайлап алынган.

«Якты юл» («Светлый путь») газетасында авыл хуҗалыгы темасы ел дәвамында даими рәвештә алып барыла. Ә инде язгы чәчү һәм урак чорында газета урып-җыю көндәлегенә әйләнә дисәң дә ялгыш булмастыр. Журналистлар балчык ерып сөргән җир өстендә дә йөриләр, район авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия составында яңа шыткан уҗымнарның торышын да «тикшерәләр», урып-җыю вакытында комбайн тузаны, башак кылчыгы эчендә дә калалар. Район күрсәткечләре, урак алдынгылары турында язмалар гадәттә көн темасы буларак бирелә. Газета шулай ук тәнкыйть материалларын да читтә калдырмый. Ветеран журналистларыбызның хезмәте аерата игътибарга лаек. 80 яшьлек Заһидә апа Нәбиуллина, 90ын тутырган Хәмит абый Мөхәммәтшин һәр елдагыча бу юлы да басу түреннән шактый репортажлар бирделәр.

– Әгәр эшебезне халыкка күрсәтүче булмаса, хезмәтебез бөтенләй югалып калыр иде. Быелгы урып-җыюның аеруча катлаулы булачагы алдан ук күренә иде. Шуңа күрә бездән комбайнчыларны, машина йөртүчеләрне, ындыр табагында эшләүчеләрне һәм тармакның башка хезмәткәрләрен тагын да ныграк туплау, эшне тизләтү соралды. Шул максатны күздә тотып, игенчеләргә стимул булсын, урып-җыю кампаниясенең барышы киңрәк яктыртылсын дип, мәгълүмат чаралары арасында да конкурс игълан итәргә булдык, – дип аңлатып үтте ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүләкләү тантанасында. – Әйтергә кирәк, республика журналистлары да, район газеталары хәбәрчеләре дә урып-җыюда бик яхшы эшләде. Район матбугат чаралары вәкилләренә мин аеруча рәхмәтле. Сез бит авылда яшәүчеләрнең яклаучылары да, киңәшчеләре дә һәм беренче ярдәмчеләре дә. Ә инде аграр журналистика аеруча үзенчәлекле өлкә, сез авыл хуҗалыгын гына түгел, авылда яшәүчеләрнең философиясен дә белергә тиеш, – диде министр.

Тантана ахырында Марат Әхмәтов эшкә стимул бирүче мондый чараларның бик кирәклеген билгеләп үтте, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге авыр хезмәтне башкаручыларга, алар турында мәгълүмат чараларында сөйләүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.

 

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

22 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан мәдәният оешмалары чыгымнарының биш проценты күләмендә табыш алган, Илдар Хановның сакланып калган мирасы да юкка чыгарга мөмкин.

Татарстанның кайбер музейлары дәүләт музее статусын югалтырга мөмкин

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан музейларын реформалаштырырга тәкъдим итә.

Минтимер Шәймиев Путинның ышанычлысы булды

Хәзер Путинның ышанычлы кешеләренең гомуми саны 413 булды, дигән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Александр Клюкин.

Миңнеханов Давоста халыкара компания җитәкчеләре белән очраша

Бүген Татарстан Президенты Швейцария шәһәре Давоска Бөтендөнья икътисади форумына килде.

Былтыр Татарстанда дәүләт сатып алуларында 3 млрд сум акча янга калдырылган

2017 елда республикада дәүләт сатып алулары 127,6 млрд сум тәшкил иткән.