Татар дөньясы

Казанда татарча аралашу клубы утырышына нибары биш кеше килде

Оештыручылар килүчеләр санының аз булуын Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйли.
31.12 20:00

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанда “Татар самовары”, "Чәйлик", "Фәрит Галимов остаханәсе" татарча аралашу клубларының уртак утырышы узды. Оештыручылар татарча аралашырга теләге булган кешеләрне социаль челтәрләр аша актив чакыруга карамастан, очрашуга нибары биш кеше килде. Әлеге чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Оештыручылар аз кеше килүне Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйли.

“Хәзерге вакытта бәйрәмнәр, корпоративлар бара. Күп кеше шуның аркасында килә алмады. Аннары күбесе авылларына да кайта. Безне вакытында чаралар оештырырга өйрәттеләр, әмма кешеләрне җәлеп итә белмибез. Хәзерге вакытта кеше интернетта бик актив, әмма мондый чараларда пассив булуларын мин аңлата алмыйм”, - ди аралашу клубын оештыручыларның берсе Фәрит Галимов.

Татарча аралашырга Казанда, Мәскәүдә, Казахстанда туган кешеләр килгән. “Татар самовары” аралашу клубын оештыручы Руслан Ибраһимов үзе Нефтеюганск шәһәрендә туган. Казанда аралашу клубын оештыруы татар телен өйрәнергә мохит булдырырга омтылуына бәйле. Руслан Ибраһимов сүзләренчә, татар теле тирәсендә туган вазгыять татарларны “уяткан” һәм тел белән милләткә кагылышлы яңа проектлар ясарга этәргән.

Татарча аралашу рәссам Фәрит Галимовның Муса Җәлил урамындагы 19 йортта урнашкан остаханәсендә үтте. Килгән кунаклар бер-берсе белән танышты, чәй һәм тәм-томнардан авыз итте. Мәскәүдә туып үскән язучы, рәссам Рафаэл Мостай “Пес Барбос - красный нос” балалар әкиятен татарчага тәрҗемә иткән. Аның фикеренчә, бу - олыларга да, балаларга да туры килә торган әсәр. Килгән кунаклар әсәрне үзләре дә тәрҗемә итте һәм автор тәрҗемәсе белән чагыштырып барды.

Бүгенге көндә Казанда 3 татарча аралашу клубы эшләп килә. "Чәйлик" клубына танылган татар җырчылары, мәдәният вәкилләре чакырыла. Клубның ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен файдалы мәгълүмат чыгып бара. "Татар самовары" клубының Һәрбер очрашуы билгеле бер темага багышлана, кунаклар чакырыла, самовардан чәй эчелә. "Мирас" клубының төп аудиториясе - студентлар. Нигездә клубта Россиядән читтә туган татарлар җыела.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татар иҗади яшьләре Тукай шигырен шагыйрь язган иске татар әдәби телендә укыды

Перфоманс Казанның “Московский” мәдәният үзәгендә оештырылды.

“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов алдынгы журналистларны бүләкләде

Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының 10 хезмәткәре дә бар.

26 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Бүген Шигърият көнендә Тукай премиясенең 2018 елгы лауреатлары бүләкләнде, Рамазан аен үткәрү тәртибе расланды, Кариев театрының яңа бинасы ачылды.

Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады

Рөстәм Миңнеханов бүген Төркиядә эшлекле сәфәрдә.

Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады

Бүген Казан Волейбол үзәгендә U17 Европа чемпионатында җиңгән яшь спортчыларны бүләкләделәр.