Авыл

Саба районында яңа төзелгән объектлар белән таныштырдылар

Болар – Түбән Симеттә – клуб, балалар бакчасы, Ике басу Арташта авыл җирлеге бинасы, фельдшер-акушерлык пункты һәм башкалар.
01.01 07:00

 (Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа ел алды көннәрендә Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов Түбән Симеттә – клуб, балалар бакчасы, Ике басу Арташта авыл җирлеге бинасы, фельдшер-акушерлык пункты һәм башка объектлар янында халык белән аралашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, дип яза район газетасы

Авылларыбызның яңарышына, әлбәттә, республика программалары нык булыша. Ике басу Арташта төзелгән ФАП исәп буенча районда унынчысы булса, авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы махсус программа нигезендә финансланып төзелгән әле беренче объект. Шулай итеп, заманча җиһазландырылган, якты, матур, ә, иң мөһиме, бар уңайлыклары тудырылган авыл җирлеге бинасы халыкны кабул итәргә әзер. Янәшәдә төзелгән ФАП мөдире Рузилә Саләхиева да күңелле хәбәр – быел авылда 7 сабый тууы, тагын 3 гаиләдә бәби көтүләре турында сөйләде.Авылда 18 яшькә кадәрге 52 бала бар һәм яңа социаль биналар үсеп килүче буынның киләчәген кайгыртып төзелә дә. Быел аз комплектлы балалар бакчасы һәм клуб төзелгән Түбән Симет авылына килгәч, район башлыгы Рәис Миңнеханов та безнең киләчәгебез һәм иң олы байлыкның балалар булуына басым ясады. Җирлектәге демографик вәзгыять белән кызыксынды, 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган бала өчен гаиләнең айлык кеременә биреләчәк түләүләр турында сөйләде. Бу илдә демографик ситуацияне көйләргә ярдәм итәчәк дип уйланыла.

Халык белән очрашу Түбән Симет клубында дәвам итте. Түбәнсиметлеләрнең шатлыгын уртаклашырга якташыбыз, республика мәдәният министры Айрат Сибгатуллин да кайткан иде. “Авыл клублары программасының үтәлешен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич даими контролендә тота. Клуб төзелгән икән, минем сезгә бер генә теләк – ул эшләргә, биредә матур чаралар, күңелле кичәләр үтәргә тиеш”,– диде министр һәм клубка бүләк итте. Соңыннан тамашачы Рәсим Низамов концертын карады.

Ул кичтә Явлаштау авылында яшәүчеләр дә капиталь төзекләндерүдән соң ачылган мәдәният йортын Яңа ел бүләге буларак кабул иттеләр, диелә хәбәрдә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Приезидент Казан ял паркларын Мәскәү үрнәгендә яхшыртырга тәкъдим итте, 91 укытучы грант алды, "Әдәби марафон" китап укырга өйрәтә.

Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Студентларның проектларын поликлиника, балалар бакчалары, мәктәпләрдә капиталь төзекләндерүдә сынап карарга тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә

Татарстан Президенты Moscow Urban Forum 2018 Мәскәү урбанистика форумы эшендә катнашты.

Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак

Проектта Татарстан, Пермь крае, Мәскәү, Тула, Төмән, Ульяновск һәм Новгород өлкәсе укучылары катнаша.

Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде

Владимир шәһәрендә 19нчы тапкыр Сабан туен бәйрәм иттеләр.