Авыл

Авыл яшәсен өчен яшьләргә шартлар тудырырга кирәк – Васил Шәйхразиев

Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән авылларны саклау һәм үстерү буенча күптөрле программалар эшли, ди Милли шура рәисе.
01.01 12:52

(Казан, 1 гыйнвар, “Татар-информ”, “Халкым минем”, Гөлназ Шәйхи). Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев “Халкым минем” газетасына биргән интервьюсында авылларны, милли яшәешне саклап калу өчен таләп ителгән адымнар турында сөйләде. Аның фикеренчә, авылларда яшьләрне калдырырга һәм аларга уңайлы шартлар тудырырга кирәк.

“Беренчедән, яшьләрне авылда калдырырга кирәк. Ә алар перспектива булса гына кала. Авылда яшәү рәхәт, кызыгырлык булса гына… Димәк, авыл халкының яшәешен, көнкүрешен яхшыртырга кирәк. Цивилизациянең бервакытта да бер кешене дә игътибарсыз калдырганы юк әле. Авыл балаларының шәһәргә күчәсе килә, шәһәрнекеләрнең – тагын да зуррак калаларга. Миграция бервакытта да туктамый. Аннан беркая да китә алмыйсың, чөнки яшьләрнең югары белем аласылары, дөнья күрәселәре килә. Күпләре, бер чыгып киткәч, авылга инде кире кайтмый. Салалар шуңа да картая, тарала, юкка чыга… Ләкин төп нигез, әти-әни, әби-бабайларның каберләре шунда кала бит. Менә ни өчен читкә киткәннәр, авыллар белән мөнәсәбәтне, аралашуны өзмәскә тиешләр”, - ди ул.

“Алтмышынчы, җитмешенче, сиксәненче еллар белән чагыштырганда, авылда эшләр, бер карасаң, күпкә җиңел хәзер: техника күп, технологияләр әйбәт. Ләкин авыл ул сәгать саен эшли торган эшләрдән тора. Мал тотасың икән, аңа көненә өч тапкыр су эчертергә, ашатырга, саварга, астын чистартырга тиешсең. Бакчаң бар икән, чүбен утарга, суын сибәргә кирәк. Син анда иртән торасың да, кичкә кадәр эш белән мәшгульсең. Шуңа күрә авыл – ул һәрвакытта да эшчән һәм көчле кешеләр өчен. Башкача булмый. Әмма эше булгач, аның шуңа лаек хезмәт хакы да булырга тиеш”, - дип ассызыклый Васил Шәйхразиев.

“Бүген Татарстанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән авылларны саклау һәм үстерү буенча күптөрле программалар эшли: авыл клублары, участковыйлар өчен пунктлар, медпунктлар төзелә. Балаларыбызга җиңел булсын дип, мәктәп автобуслары программасын керттек. Кибетләр бар, кафелар эшли. Авылларыбызга газ кергән. Күп җирләрдә асфальттан юллар түшәлгән. Булмаганында – күтәртелгән юллар бар. Әйе, тормыш шартлары җиңеләя, әмма авылда яшьләр барыбер калмый”, - дип борчылып сөйләде ул.

Милли шура рәисе авылга эшчеләр алып килеп йөрү турында да фикерен әйтте.

“Элек без бәрәңге, ит, йомырка, сөтне авылдан ташый идек. Хәзер аны авыл җирендә дә сатып алу уңайлырак. Менталитет күзгә күренеп үзгәрә. Авылларда күбесенчә әби-бабайлар гына калды. Кайвакыт авылга халыкны вахта белән дә ташып эшләтеп була дип әйтәләр. Юк, булмый. Алар авыл халкына әйләнми: килде, эшләде, кайтып китте. Авылның үз эшче көче булырга тиеш. Барлык ресурсларны эшкә җигеп, безгә авылның авторитетын күтәрергә кирәк. Авылда туган һәркем, авыз тутырып, горурланып: “Мин – шушы туфрактан”, – дип әйтерлек булсын”, - дип фикерен белдерде Милли шура рәисе.

Васил Шәйхразиев фикеренчә, шәһәрдә үз урынын таба алмаган яшьләр туган нигезенә кайтырга тиеш.

"Югары белем алган яшьләрне туган авылларына кайтару, административ ресурс белән түгел, ә бәлки ата-анага, туган җиргә мәхәббәт аша булырга тиеш. Шәһәрдә үзен таба алмаган авыл балалары – егетләр-кызлар бар. Ләкин аларның күбесе: "Авылга кире кайтасым килми. Миңа оят", – диләр. Авылдан китеп, югары белем алган, эшкә урнашкан, калада уңышка ирешкән кешенең, туган нигезенә бөтенләйгә кайтуының, бәлки мәгънәсе дә юктыр – андыйлар тапкан бәхетләрен генә җуячак. Ә үз-үзләрен таба алмаган яшьләр… Аларның торыр урыннары да, юньле эшләре дә юк. Тилмереп тулай торакта көн иткәнче, кайт туган авылыңа, ата-анаң нигезенә, туган йортыңа. Без шундый яшьләргә авылның бөтен мөмкинлекләрен аңлатырга тиешбез. Авыл җирендә рәхәтләнеп гомер итүчеләр байтак хәзер. Һәрбер гаиләдә диярлек машина, мәһабәт йортлар. Ял көннәрендә машинага утырып, якындагы шәһәргә, концертка, спектакльгә барып, рәхәтләнеп ял итеп тә кайталар. Күпләр менә шулай яши”, - диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

2017 елның 2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узды. Съездның пленар утырышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән конгрессның уставына үзгәрешләр кертелде, әлеге үзгәрешләр нигезендә Бөтендөнья Татар конгрессының идарә органы булып Милли шура оешты. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан вице-премьеры Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиевка йөкләнде. Яңа төзелгән оешма Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының стратегиясе белән шөгыльләнәчәк.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Чагин: Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам

Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңүче булды.

Алабугада җәмәгать мунчасы төзүне сорыйлар

Әлеге җир участогында объектны төзүне кичектерә торган инженерлык челтәре урнашкан.

Фото: Әлкидә кышкы балык тоту бәйгесе үтте

Бәйгедә барлыгы 30 кеше катнашкан.

Фото: Балтачта халык көтеп алган заманча бассейн ачыла

Акчалар, барлык проект эшләрен кертеп, 152 миллион сумны тәшкил итте, диде Рамил Шакиров.

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегендә актерлык осталыгы буенча тренинглар уздырган

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегенә биредә яшәүче татар эшмәкәрләре чакыруы буенча килгән.