Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев: Милләттәшләремә Яңа елда бер генә теләк теләр идем – бердәм булыйк

"Милләттәшләребез бөтен җиһан буйлап сибелгән. Алар кайда гына яшәсәләр дә ярдәм кулы сузарга тиешбез", - ди Милли шура рәисе.
01.01 16:16

(Казан, 1 гыйнвар, “Татар-информ”, “Халкым минем”, Гөлназ Шәйхи). Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев “Халкым минем” газетасына биргән интервьюсында милләттәшләрдән яңа елда бердәмлекне ныгытуларын теләде. Ул шулай ук, татар халкының тырыш, эшчән булуын билгеләп үтте.

“Милләттәшләребез бөтен җиһан буйлап сибелгән. Бөтендөнья татар конгрессының төп максаты – милләтебезне бербөтен итеп саклау һәм һәрбер татарга ярдәм итү. Алар кайда гына яшәсәләр дә, кайда гына эшләсәләр дә, ярдәм кулы сузарга тиешбез. “Ярдәм” дигәндә, матди ярдәмне генә күз алдында тотмаска кирәк. Ул тел буенча, китаплар белән тәэмин итү буенча, мәдәният ягыннан, юридик яктан, гомумән күпкырлы булырга мөмкин. Бер халык, бер гаилә икәнебезне һәр милләттәшебез аңласын иде. Хәер, алар моны аңлый. Төбәкләрдәге татар милли автономияләрендә эшләүчеләрнең берсе дә моның өчен хезмәт хакы алмый: чын күңеленнән, милләтем, динем, халкым, телем өчен дип эшли. Без аларга бик рәхмәтле! Тагын бер кат әйтәм, ярдәм итү, бердәм булу һәм рәхмәтле булу – безнең стратегиянең төп юнәлешләре. Галимнәр, сәнгать әһелләре, мәгариф хезмәткәрләре – милләткә хезмәт итүчеләр татарлыгыбызны саклау һәм ныгыту юлында барыбыз бергәләп эшләргә тиешбез”, - диде ул.

“Милли Шура рәисе вазифасында очрашуларга йөри башлагач, милләттәшләребез белән еш очрашам, аралашам хәзер. “Без – татарлар!” – дип, горурланып әйтә алар. Дөрес, “Гафу үтенәм, туган телемне белмим (оныттым), ләкин мин татар кешесе, йөрәгем, җаным, уйларым белән татармын”, – диючеләр дә бар. Кеше үзе шулай әйтә икән, димәк, әле өмет бар. Телне дә өйрәнерләр, балаларын да татар итеп тәрбияләрләр, оныкларын да. Гомумән алганда, халкыбыз бик актив, эшчән безнең. Татарстаныбызга, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган чараларга да, турист, кунак булып та күпләр килә, Казанны карыйлар, горурлык белән кайтып китәләр. “Халкыбыз кайда гына яшәсә дә һәрвакыт эшчән, булдыклы, тырыш булган. Ул бүген дә шундый! Милләттәшләремә мин Яңа елда бер генә теләк теләр идем – бердәм булыйк!”, - диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татар иҗади яшьләре Тукай шигырен шагыйрь язган иске татар әдәби телендә укыды

Перфоманс Казанның “Московский” мәдәният үзәгендә оештырылды.

“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов алдынгы журналистларны бүләкләде

Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының 10 хезмәткәре дә бар.

"Мин татарча сөйләшәм" бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды

Бирегә килгән төрле яшьтәге татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте.

26 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Бүген Шигърият көнендә Тукай премиясенең 2018 елгы лауреатлары бүләкләнде, Рамазан аен үткәрү тәртибе расланды, Кариев театрының яңа бинасы ачылды.

Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады

Рөстәм Миңнеханов бүген Төркиядә эшлекле сәфәрдә.