Дин

Казанның «Гаилә» мәчетендә кышкы балалар лагеры эшли башлый

Яңа ел каникуллары чорында 40 бала ислам нигезләрен һәм йолаларын үзләштерәчәк.
02.01 10:54

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген Казанның «Гаилә» мәчетендә кышкы балалар лагеры эшли башлый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына мәчеттән хәбәр иттеләр.

Яңа ел каникуллары чорында 40 бала ислам нигезләрен һәм йолаларын үзләштерәчәк, шулай ук алар өчен Коръәнне өйрәнү дәресләре оештырылачак. «Сәләт» яшьләр үзәге вәкилләре мәктәп укучылары өчен мастер-класслар үткәрәчәк.

«Без балалар белән эшләүгә җитди игътибар бирәбез. Мөселман кешесе көндәшлеккә сәләтле, дөньяга карашы киң булырга тиеш. Шунлыктан аларга белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте зур», - дип искәртте «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Ул мөселман балалар лагерьларының мәчетләрдә җәйге, көзге һәм язгы каникулларда оештырылуын билгеләп үтте.

Кышкы лагерь 5 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Илшат Әминов закон проекты авторларының туган телләргә хөкем чыгарганын әйтте

"Дәшми калу мөмкин булмаган, дәшмәү теләктәшлек итү, килешүгә тәңгәл очраклар була", - диде депутат.

Ф.Мөхәммәтшин: Милли телләр югалмавына ышаныч тудырган карар табарбыз, дип уйлыйм

«Татарстанда рус теле татар теленә каршы куелырга тиеш түгел»,- диде Дәүләт Советы рәисе.

“Ватаным Татарстан” газетасы редакторы журналистикада ир-атлар булырга тиеш, дип саный

“Хатын-кызларны яратам, хөрмәт итәм, ләкин бит хатын-кызлар ир-аттан түбән булырга тиешләр”, – ди Миңназыйм Сәфәров.

“Әлиф” спектакле Азербайҗанга театр фестиваленә бара

Спектакльне халыкара фестивальгә җибәрү турында Татарстан Мәдәният министрлыгының карары чыккан.

Татар теле һәм әдәбиятынан VI халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле

Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-при ияләре булып Финляндиядән Ильяс Кадер һәм Казаннан Альмира Хәкимуллина танылды.