Татар дөньясы

Нурулла Гариф: Тарих үткәннәрдән гыйбрәт алу өчен языла

Репрессия корбаннары турында мәгълүмат җиде кат йозак астында саклана, ди тарихчы галим.
03.01 16:27

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Быел “Каһәрләнгән еллар авазы” дип аталган яңа китап дөнья күрде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә китапның авторы, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф хәбәр итте.

Репрессия корбаннарының ачы язмышын чагылдырган 300 битлек хезмәтнең авторлары икәү – Нурулла Гариф һәм Рәис Шаһи.

“Хезмәтебездә күрсәтелгән язма чыганаклар Татарстан Республикасының Милли архивыннан, китап палатасыннан, аудио язмалар буенча эшләнгән язмалар хаксызга репрессияләнүчеләр һәм таланучыларның оныкларыннан, туганнарыннан җыелды, – ди Нурулла Гариф. – Алар сөйләгән аудио язмаларның һәм табылган документларның төп нөсхәләре авторларда саклана. Китапта шул чорда чыккан газета-журналлардагы язмалар да кулланыла, алар кыскартып бирелә. Бу китап динем, телем, илем дип, халкыбыз тарихын үз язмышлары белән язып, әллә нинди авырлыклар аша узганда да кешелеклекләрен саклап калган якташларыбызның якты истәлегенә багышлана. Бүгенге чорда да дәүләт алып барган сәясәт бары җиңүләргә корылган чорларны мактауга гына кайтып кала. Дистә миллионнарча кешеләрне юкка чыгарган ачлык, көчләп күмәкләштерү, дингә каршы сугыш, репрессия, талаулар әйтерсең лә тарихта булмаган. Бу вакыйгалар әле бүгенге көндә дә миллионнарның күңел ярасы. Әлеге вакыйгалардан соң бер гасыр вакыт та узмаган. Бу чорларны өйрәнү бүгенге көндә хупланмый. Алай гына да түгел, бу чор-вакыйгаларга бәйле документлар да тулысынча диярлек юкка чыгарылган, яисә алар җиде кат йозак артында саклана”.

"Каһәрләнгән еллар авазы" китабы 1926-1938 еллар арасында уздырылган репрессияләргә бәйле истәлекләрнең 3 нче тупланышы. Беренче китап 2015 елда, “Коммунизм тәмугы аша” дигән атамада, дөнья күргән иде. Китапның икенче өлеше, кулак дип тамгалап, талап, читкә куылучылар турында. 2016 елдагысы “Онытмыйбыз, оныттырмыйбыз, кичермибез!”, – дип атала.

“Китапта искә алынган кешеләрне: “Кем икән бу?” – дип эзләү кирәкмәс. Аларның исемнәре үзгәртелде, яисә баш хәрефләр белән бирелде. Чөнки, динебез үлгән кешеләрнең гөнаһларын телгә алырга кушмый. Әмма гыйбрәт өчен ул фактларны сөйләргә кирәк. Тарих үткәннәрдән үч алу өчен язылмый. Тарих үткәннәрдәге ялгышларны кабатламас, алардан гыйбрәт алыр өчен бәян ителә”, – ди Нурулла Гариф.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Чагин: Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам

Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңүче булды.

Алабугада җәмәгать мунчасы төзүне сорыйлар

Әлеге җир участогында объектны төзүне кичектерә торган инженерлык челтәре урнашкан.

Фото: Әлкидә кышкы балык тоту бәйгесе үтте

Бәйгедә барлыгы 30 кеше катнашкан.

Фото: Балтачта халык көтеп алган заманча бассейн ачыла

Акчалар, барлык проект эшләрен кертеп, 152 миллион сумны тәшкил итте, диде Рамил Шакиров.

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегендә актерлык осталыгы буенча тренинглар уздырган

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегенә биредә яшәүче татар эшмәкәрләре чакыруы буенча килгән.