Татар дөньясы

"Татарча диктант" нәтиҗәләре Яңа ел ялларыннан соң билгеле булачак

"Татарча диктант"ны Татарстанда, Россиянең 20 төбәге һәм 9 чит илдә 2017 елның 25 ноябрендә язганнар иде.
05.01 09:21

(Казан, 5 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). 25 ноябрьдә язылган "Татарча диктант"ның нәтиҗәләре Яңа ел ялларыннан соң билгеле булачак һәм акциянең рәсми сайтында урнаштырылачак, дип хәбәр итте "Татар-информ"га диктантны оештыручылар.

Исегезгә төшерәбез, "Татарча диктант" узган елның 25 ноябрендә язылды, нәтиҗәләр бер айдан соң, ягъни декабрь ахырында билгеле була, дип игълан ителде. "Нәтиҗәләрне интернетка куеп өлгереп булмады", - дип аңлатты Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин тоткарлыкны.

Татарча диктант Россиянең 20 ләп төбәге һәм 9 чит илдә язылды. Диктант өчен Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек сайланган иде. Диктантны КФУ галимнәре тикшерде. Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Приезидент Казан ял паркларын Мәскәү үрнәгендә яхшыртырга тәкъдим итте, 91 укытучы грант алды, "Әдәби марафон" китап укырга өйрәтә.

Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Студентларның проектларын поликлиника, балалар бакчалары, мәктәпләрдә капиталь төзекләндерүдә сынап карарга тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә

Татарстан Президенты Moscow Urban Forum 2018 Мәскәү урбанистика форумы эшендә катнашты.

Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак

Проектта Татарстан, Пермь крае, Мәскәү, Тула, Төмән, Ульяновск һәм Новгород өлкәсе укучылары катнаша.

Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде

Владимир шәһәрендә 19нчы тапкыр Сабан туен бәйрәм иттеләр.