Мәдәният

Мубай Казанда аншлаг белән концерт бирә

Бу - быел татар музыкаль җәмәгатьчелеген җыйган икенче концерт.
05.01 21:15

(Казан, 5 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казан үзәгендә яңа ачылган рестораннарның берсендә зур аншлаг белән татар җырчысы Мубайның концерты бара. Мубайның иҗатына гашыйк тамашачыларның өстәлгә бронь алып өлгермәүчеләре ишек төбендә басып торырга билет алганнар. "Керделәр дә, чыкмыйлар, ә урын юк", - дип зарланды менеджер "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Искәртеп үтәбез, әлеге концерт - 2018 елның татар музыкаль җәмәгатьчелеген җыйган икенче концерты. Беренчесен кичә Yammy music лейблы Аксенов паркында "Казан кышы" фестивале кысаларында оештырды.

Мәгълүмат өчен, Мубай исеме астында җырлаучы Илдар Мөбәрәкшинның күптән үз концертларын куймавы һәм куярга теләмәве билгеле. Соңгы тапкыр ул 2017 елның җәендә Казан ресиораннарының берсендә җырлады. Бүген дә ул нигездә шул таныш репертуарын кабатлаячагын әйтте.

Концерт Мубая

Залда Мубай концертын махсус карарга килүчеләр арасында татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай, хореограф һәм биюче Нурбәк Батулла, продюсер һәм рэп җырчысы Ильяс Гафаров һәм башкалар бар.

Концерт Мубая

Белешмә өчен. Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) – татар музыкасына "фьюжн" өслүбен керткән музыкант, җырчы, җырлар авторы. 2009 елда “Сотворение мира” ("The Creation Of Peace") халыкара рок-фестивальдә катнашкан ике татар җырчысының берсе (икенчесе Австралиядән Зуля Камалова).

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар-информ"да "Ку" татар рок-спектакле турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә аккредитация pr@tatar-inform.tatar почтасы аркылы башкарыла.

КФУда төрки халыклар сәнгате күргәзмәсе тәкъдим ителде

Халыкара фәнни-гамәли конференциягә дөньяның төрле илләреннән галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар килде.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Туган тел көне белән котлады

Милли Шура рәисе татар халкының “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” дигән әйтемен искә төшерә.

Рөстәм Миңнеханов туган телне саклау иң борчый торган мәсьәлә дип белдерде

Татарстан Президенты милләтне саклау юнәлешендә бердәм булу кирәклеген әйтте.

Светлана Захарова кайбер мәктәпләрдә туган телне теләсәң дә өйрәнеп булмаганлыгын әйтте

Депутат туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектының хафа тудыруын билгеләп узды.