Сәясәт

Казаннан 4 бала анасы үзен Президентлыкка кандидат итеп теркәү өчен документлар тапшырды

Россия ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец үзен-үзе кандидат итеп тәкъдим итә.
06.01 14:54

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия ата-аналар комитеты рәисе, дүрт бала анасы, Казанда яшәүче Ирина Волынец алда торган Россия Президентын сайлауларда үзен кандидат итеп күрсәтү өчен Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Бу – Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшыруда аның беренче генә омтылышы түгел. 5 гыйнварда комиссиядә аның документларын кабул итмәгәннәр иде.

Документлар пакетын тикшерү өчен Үзәк сайлау комиссиясенең биш көн вакыты бар.

Ирина Волынец үзен-үзе кандидат итеп күрсәтә. Моңа кадәр аны «Народ против коррупции» сәяси партиясе хуплаган иде.

Үзен-үзе кандидат итеп күрсәтүчеләргә теркәлү өчен сайлаучыларның ким дигәндә 300 мең имзасын җыярга кирәк. Шул ук вакытта бер төбәктә имзалар саны 7,5 меңнән дә артмаска тиеш.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Приезидент Казан ял паркларын Мәскәү үрнәгендә яхшыртырга тәкъдим итте, 91 укытучы грант алды, "Әдәби марафон" китап укырга өйрәтә.

Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Студентларның проектларын поликлиника, балалар бакчалары, мәктәпләрдә капиталь төзекләндерүдә сынап карарга тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә

Татарстан Президенты Moscow Urban Forum 2018 Мәскәү урбанистика форумы эшендә катнашты.

Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак

Проектта Татарстан, Пермь крае, Мәскәү, Тула, Төмән, Ульяновск һәм Новгород өлкәсе укучылары катнаша.

Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде

Владимир шәһәрендә 19нчы тапкыр Сабан туен бәйрәм иттеләр.