Спорт

Кукмарада киез итек-киез комбинаты призына чаңгы ярышы булды

Ярышларда яшүсмерләр генә түгел, районның спорт осталары да катнашты.
08.01 00:00

(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-инфрм", "Хезмәт даны"). Кукмара чаңгы трассасында киез итек-киез комбинаты призына чаңгыда узышу буенча Яңа ел ярышлары булды, дип яза район газетасы.
Әлеге ярышларны яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, киез итек-киез комбинаты, “Олимп” спорт мәктәбе, “Кукмара” модульле чаңгы базасы коллективлары оештырды.
Узышта яшүсмерләр генә түгел, ә районның спорт осталары да катнашты. Җиңүчеләргә грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга һәм ялларны файдалы үткәрергә теләүчеләргә Кукмарада модульле чаңгы базасы һәм боз сарае эшли. Бәйрәм көннәрендә һәркем анда барып, тимераякта һәм чаңгыда шуа ала. Шуу өчен кирәкле әйберләрне шунда ук алып торырга да була.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

22 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан мәдәният оешмалары чыгымнарының биш проценты күләмендә табыш алган, Илдар Хановның сакланып калган мирасы да юкка чыгарга мөмкин.

Татарстанның кайбер музейлары дәүләт музее статусын югалтырга мөмкин

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан музейларын реформалаштырырга тәкъдим итә.

Минтимер Шәймиев Путинның ышанычлысы булды

Хәзер Путинның ышанычлы кешеләренең гомуми саны 413 булды, дигән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Александр Клюкин.

Миңнеханов Давоста халыкара компания җитәкчеләре белән очраша

Бүген Татарстан Президенты Швейцария шәһәре Давоска Бөтендөнья икътисади форумына килде.

Былтыр Татарстанда дәүләт сатып алуларында 3 млрд сум акча янга калдырылган

2017 елда республикада дәүләт сатып алулары 127,6 млрд сум тәшкил иткән.