Хәвеф-хәтәр

Арча районында Ханты-Мансийск округы машинасы белән булган һәлакәт фотосы пәйда булды

Һәлакәт Казан – Малмыж трассасының 73нче чакрымында Түбән Мәтәскә авылы янында килеп чыкан.
08.01 17:04

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанда Ханты-Мансийск автономлы округы номерлары булган “Шевроле”ның КАМАЗ белән бәрелешкән фотосы пәйда булды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

“Татар-информ” һәлакәт Казан – Малмыж трассасының 73нче чакрымында Түбән Мәтәскә авылы янында килеп чыкан, дип хәбәр иткән иде.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында машина йөртүче 43 яшьлек хатын-кыз кома хәлендә күпсанлы җәрәхәтләр һәм кабыргалары сыну белән хастаханәгә озатылган.

Һәлакәт урынында 107 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полицейскийлар, медицина хезмәткәрләре эшли.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Ф.Мөхәммәтшин: Милли телләр югалмавына ышаныч тудырган карар табарбыз, дип уйлыйм

«Татарстанда рус теле татар теленә каршы куелырга тиеш түгел»,- диде Дәүләт Советы рәисе.

“Ватаным Татарстан” газетасы редакторы журналистикада ир-атлар булырга тиеш, дип саный

“Хатын-кызларны яратам, хөрмәт итәм, ләкин бит хатын-кызлар ир-аттан түбән булырга тиешләр”, – ди Миңназыйм Сәфәров.

“Әлиф” спектакле Азербайҗанга театр фестиваленә бара

Спектакльне халыкара фестивальгә җибәрү турында Татарстан Мәдәният министрлыгының карары чыккан.

Татар теле һәм әдәбиятынан VI халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле

Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-при ияләре булып Финляндиядән Ильяс Кадер һәм Казаннан Альмира Хәкимуллина танылды.

"Татар-информ" "Мин татарча сөйләшәм" акциясен онлайн күрсәтәчәк

Акция 26 апрель көнне Казанның Бауман урамында 16.00 сәгатьтә башлана.