Татар дөньясы

Красноярскиның татар мохтарияте рәисе: Татар аерылып торсын, аны белсеннәр, танысыннар

Красноярскиның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Вагыйз Фәйзуллин татар кешесенә аерылып тору өчен брендлы киемнәр җитештерергә тәкъдим итә.
09.01 18:48

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Красноярск татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Вагыйз Фәйзуллин "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында татарларга башка милләтләрдән аерылып тору өчен милли дизайнлы киемнәр җитештерергә, ягъни татар кешесенә аерым стилизация булдырырга тәкъдим итте. 

"Дөресен әйткәндә, мин аңламыйм: интернетта чуп-чуар “әби” күлмәкләре киеп фотога төшәләр дә, “Менә без татарлар” диләр. Татарстанда яшьләр өчен стильле киемнәр тегүче дизайнерлар юкмы? Мин моңа ышанмыйм! Мисал өчен Алтай – кечкенә генә республика, анда футболкалар, күлмәкләр алтай мотивлары буенча эшләнгән, без шуны башкарып чыга алмыйбызмы?" - дип белдерде Вагыйз Фәйзуллин.

"Интернетта да, көндәлек тормышта да стилизация кирәк. Мәсәлән, Татарстанда сумкаларны нигә эмблема белән ясамаска? Гомуми фонны булдыру дип әйтик, татар кешесе аерылып торсын, аны белсеннәр, танысыннар. Мәсәлән, без монда әлләни бай кешеләр түгел, ләкин, Сабантуйлар уздырганда, бизәү өчен һәрвакыт байраклар ясыйбыз. Аны бит үзәкләштереп тә була. Без теләп сабантуй байраклары, башка әйберләрне дә сатып алыр идек", - ди ул.

Вагыйз Фәйзуллин Казанда татар телендәге сыйфатлы котлау открыткалары юк ди. "Татарстан китап кибетләрендә татар телендә сыйфатлы котлау открыткалары юк. Мэрны, губернаторны котларга татар телендә открытка табып булмый. Боларны бит мин ясап чыгарырга тиеш түгел?", - диде ул.

Красноярск краеның шәһәр-авылларында соңгы җанисәп буенча 36 мең татар яши. Татарлар, руслар һәм украиннардан кала, өченче урынны алып тора. Процентлап исәпләгәндә, гомуми халыкның якынча 1,7% ын тәшкил итәләр. Крайда татарлар саны 27% ка җиткән муниципаль районнар бар, кайберләрендә 6-7%. Һәрбер территориядә татарлар бар, якынча 1 дән 3% ка кадәр.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан прокуроры Мәдәният министрлыгына шелтә белдерде

“Сатып алулар буенча закон бозуларга юл куелган һәр очракка карата чарасын күрүне таләп итәм”, - диде Илдус Нәфыйков.

Рөстәм Миңнеханов бизнеска басымның прокуратура җитешсезлеге дә булуын билгеләп узды

Президент намуслы бизнес нигезсез тикшерүләрдән якланган булырга тиеш, дип белдерде.

Казанда “Россиянең иң яхшы 100 товары” җиңүчеләрен бүләкләделәр

“Бу – РФ субъектлары арасында иң яхшы нәтиҗә”, – диде Татарстанның премьер-министр урынбасары.

Прокурор мәдәният хезмәткәрләренә тел өлкәсендәге вазгыятьне куертмаска кушты

Илдус Нәфыйков экстремизм юнәлешендә эш алып баручылар җавапка тартылачак, дип кисәтте.

Көнкүрештә гадәттән тыш хәл туганда, халыкта хафалану булдырмау буенча эш кирәк - прокурор

Илдус Нәфыйков социаль-икътисади рискны фаразлау буенча бердәм ведомствоара үзәк кирәклеген билгеләп узды.