Хәвеф-хәтәр

Минзәлә районында ике баланың гомерен өзгән янгынның сәбәпләрен атадылар

Хәзерге вакытта өч төп версия карала: электр җиһазыннан дөрес файдаланмау, ут белән саксыз эш итү һәм ут төртү.
09.01 13:31

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Сергей Сергеев Минзәлә районында ата кеше һәм аның ике баласының гомерен өзгән янгынның өч төп версиясен атады.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 6 гыйнварда Воровский исемендәге совхозда шәхси йорт яна. 122нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә, йорт дөрләп яна, түшәме җимерелеп төшкән була инде.

Йортның эченә үтү мөмкин булмаганлыктан, утны тәрәзәләр аша сүндерергә туры килә. Янгынны ярты сәгать эчендә сүндерәләр.

От петард и бенгальских огней за время праздников в Татарстане пострадали десять человек

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәүләрне аралаган вакытта өч кешенең мәетенә тап була. Аларның икесе – 5 һәм 15 яшьлек малайлар, берсе — 32 яшьлек ир-ат.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, гаилә тәртиплеләр рәтенә кергән, әтиләре эчү белән мавыкмаган, тәмәке тартмаган, Чаллыда эшләгән. Фаҗига килеп чыккан вакытта әниләре эштә булган.
Сергеев сүзләренчә, хәзерге вакытта өч төп версия карала: электр җиһазыннан дөрес файдаланмау, ут белән саксыз эш итү һәм ут төртү.

«Безнең лабораториянең нәтиҗәсе әзер түгел әле. Әлеге фаҗигане 2016 елда Иске Куак авылында булган янгын белән чагыштырып карасак, биредә кайбер аермалар бар. Анда гаилә җылылык системасыннан тулысынча өзелгән була, ә монда – имин гаилә. Анализ ясаганнан соң тиешле чаралар күреләчәк», - дип хәбәр итте Сергей Сергеев.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Приезидент Казан ял паркларын Мәскәү үрнәгендә яхшыртырга тәкъдим итте, 91 укытучы грант алды, "Әдәби марафон" китап укырга өйрәтә.

Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Студентларның проектларын поликлиника, балалар бакчалары, мәктәпләрдә капиталь төзекләндерүдә сынап карарга тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә

Татарстан Президенты Moscow Urban Forum 2018 Мәскәү урбанистика форумы эшендә катнашты.

Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак

Проектта Татарстан, Пермь крае, Мәскәү, Тула, Төмән, Ульяновск һәм Новгород өлкәсе укучылары катнаша.

Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде

Владимир шәһәрендә 19нчы тапкыр Сабан туен бәйрәм иттеләр.