Авыл

Татарстанда 2017 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү биш процентка үсте

Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча Россия төбәкләре арасында өченче урынны тота.
09.01 15:42

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанда 2017 елда 260 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу 2016 елгыдан 5,1 процентка артык. Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча Россия төбәкләре арасында өченче урынны тота. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Вице-премьер узган ел Татарстанда 5,2 млн тонна ашлык (уртача уңыш бер гектардан 34,2 центнер), өч млн тонна шикәр чөгендере (гектардан 409 центнер) җыеп алынуын искәртеп үтте. Үсемлекчелек буенча продукциясенең тулаем күләме 11 процентка яисә 140,4 млрд сумга артык.

“Соңгы елларда базарның сатып алу бәяләре бик борчыды, авыл хуҗалыгы продукциясенең базар сатып алу бәяләре бер урында торды. Әмма узган ел бик гаҗәпләндерде. Ашлыкка, шикәр чөгендеренә, рапс, көнбагышка бәяләр 2016 елгыдан 30 процентка түбән булды”, - дип җиткерде министр.

Әхмәтов шулай ук республиканың ихтыяҗ булган (маржиналь) культураларга – рапс, соя, көнбагышка юнәлеш күбрәк биреләчәген билгеләп үтте.

Узган ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә уртача хезмәт хакы 12 процентка үсеп, 21 мең сумны тәшкил итте, дип җиткерде вице-премьер.

Республиканың барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов киләсе елга "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" проектына керүче шәһәрне атады

Киләсе елга әлеге программага Түбән Кама керәчәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Казан–Чаллы юлы турында: Кама аша күпер кебек хыял иде

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның юл төзелеше буенча планнары зур һәм алар тормышка ашырылачак, дип ышандырды.

Россия Президенты ярдәмчесе “Казан Экспо” күргәзмә үзәге әзерлеген югары бәяләде

“Юллар 2018” халыкара күргәзмәсе “Казан Экспо” мәйданында беренче тапкыр үткәрелә.

“Татмедиа” республика агентлыгы футбол чемпионатын яктырткан журналистларны бүләкләде

Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ”ның 17 хезмәткәре бар.

КФУ эксперты: Казанда аномаль җылы һава торышы 25 октябрьгә кадәр саклана

Казан университеты профессоры Татарстанда 21 октябрьгә кадәр явым-төшем күзәтелми, дип җиткерә.