Спорт

Чирмешән көрәшчеләре Әлмәттә танылды

Татнефть“ кубогына Әлмәттә узган XI яшүсмерләр турнирында чирмешәнлеләр өченче урын яулады.Марат Гомәров
10.01 07:00

 (Чирмешән, 10 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышлап, “Татнефть“ кубогына Әлмәттә узган XI яшүсмерләр турнирында Чирмешән көрәшчеләре өченче урын яулады, дип яза җирле басма.

-Безнең командада, нигездә, “Чирмешән“ балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Лашман мәктәбе укучылары иде, - ди спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Илгизәр Закиров. -2нче Чирмешән мәктәбеннән Сергей Мещев, Риназ Хөснуллин, Айгиз Мәҗитов, кадетлар мәктәбеннән Айрат Төхвәтуллин, Марат Абдразяков, Олег Максимов, Лашманнан Нәзир Ибәтуллин өченче урыннар алдылар һәм 4әр мең сум күләмендә акчалата бүләкләнделәр. Көрәш секциябездә актив шөгыльләнүче балаларның әти-әниләренә бик зур рәхмәт. Без, тренерлар, киләчәктә дә яшь көрәшчеләрнең осталыгын арттыру өчен тырышырбыз.

Күптән түгел Чирмешәндә хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган Мирсәет Кәбиров истәлегенә милли көрәш буенча турнир үткән иде. Шунда яшь көрәшчеләрне бүләкләү җаен тапкан өчен, Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлекчәсе җитәкчесе Илгиз Алмакаевка, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллинга, шулай ук якташ көрәшчеләребез – дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Ильяс Галимовка, спорт мастеры Илнар Кәримовка зур рәхмәт.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Приезидент Казан ял паркларын Мәскәү үрнәгендә яхшыртырга тәкъдим итте, 91 укытучы грант алды, "Әдәби марафон" китап укырга өйрәтә.

Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Студентларның проектларын поликлиника, балалар бакчалары, мәктәпләрдә капиталь төзекләндерүдә сынап карарга тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә

Татарстан Президенты Moscow Urban Forum 2018 Мәскәү урбанистика форумы эшендә катнашты.

Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак

Проектта Татарстан, Пермь крае, Мәскәү, Тула, Төмән, Ульяновск һәм Новгород өлкәсе укучылары катнаша.

Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде

Владимир шәһәрендә 19нчы тапкыр Сабан туен бәйрәм иттеләр.