Җәмгыять, Татар дөньясы

Мәскәүдә ГУЛАГ тарихы музеенда Аяз Гыйләҗевнең “Ягез, бер дога” китабы тәкъдим ителә

Китапны - язучының уллары Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевлар, КФУ доценты Миләүшә Хабетдинова тәкъдим итәчәк.
10.01 16:43

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 19 гыйнвар көнне 19 сәгать 30 минутта Мәскәүдә ГУЛАГ тарихы музеенда Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Ягез, бер дога” китабы презентациясе узачак. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә кыскача әлеге чара турында сөйләде.

“Бу китап презентациясенең идеясе ГУЛАГ тарихы музее директоры белән танышкач туды. Мин октябрь башында Берлинда булган идем. Анда ГУЛАГ тоткыннарының балалары катнашында “түгәрәк өстәл” оештырылган иде. Әтинең язмышы турында хәбәрдар булгач¸ мине дә чакырдылар. Шушы “түгәрәк өстәл”дә Мәскәүдән ГУЛАГ тарихы музее директоры Роман Романов катнашкан иде. Минем чыгышым аны кызыксындырды. Шуннан соң, Мәскәүдә безнең музейда китап презентациясен уздырыйк әле, дип тәкъдим ясады”, - дип белдерде Искәндәр Гыйләҗев.

“Ягез, бер дога” әсәре – Татарстанның халык язучысының лагерьларда кичергән тормышы, ГУЛАГ та интегүчеләр турында роман-хатирәсе. Әңгәмәдәш әйтүенчә, Аяз Гыйләҗевнең бу әсәре, беренче чиратта, шушы темага татарча язылган китап булуы белән игътибарга лаек. “Икенчедән, билгеле, һәр язучының үз стиле, үз карашы бар. Башкалар белән чагыштырып әйтсәк, бу - бары тик лагерь тормышын гына тасвирлый торган әсәр түгел, ә гомумән, дөньяга, тарихыбызга караш турында глобаль фәлсәфи әсәр. Кешенең дөньядагы тоткан урыны турында уйланулар...” – дип билгеләп узды Искәндәр Гыйләҗев.

Китапны язучының уллары – Искәндәр Гыйләҗев һәм драматург Мансур Гыйләҗев; филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хабетдинова тәкъдим итәчәк.

Аяз Гыйләҗев (1928-2002) – язучы, драматург, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе,  РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казан университетында укыган вакытта кулга алынып, ул 6 ел вакытын төрмәләрдә һәм лагерьларда иза чигеп үткәрә. 1955 елда азат ителә һәм реабилитацияләнә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

22 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан мәдәният оешмалары чыгымнарының биш проценты күләмендә табыш алган, Илдар Хановның сакланып калган мирасы да юкка чыгарга мөмкин.

Татарстанның кайбер музейлары дәүләт музее статусын югалтырга мөмкин

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан музейларын реформалаштырырга тәкъдим итә.

Минтимер Шәймиев Путинның ышанычлысы булды

Хәзер Путинның ышанычлы кешеләренең гомуми саны 413 булды, дигән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Александр Клюкин.

Миңнеханов Давоста халыкара компания җитәкчеләре белән очраша

Бүген Татарстан Президенты Швейцария шәһәре Давоска Бөтендөнья икътисади форумына килде.

Былтыр Татарстанда дәүләт сатып алуларында 3 млрд сум акча янга калдырылган

2017 елда республикада дәүләт сатып алулары 127,6 млрд сум тәшкил иткән.