Дин

Татарстан мөфтие читтән торып укучы шәкертләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде

Татарстан мөфтие хәзерге вакытта татар телендә Коръән тәфсиренең басмага әзерләнүе турында сөйләде.
10.01 16:27

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләре белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта читтән торып уку бүлегендә дүрт курста барлыгы 352 шәкерт белем ала. Камил хәзрәт, һәр курска кереп, әңгәмәләр үткәрде, иң беренче чиратта шәкертләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Татарстан мөфтие хәзерге вакытта татар телендә Коръән тәфсиренең басмага әзерләнүе турында сөйләде. “Әле генә без тәфсирне утыз данә бастырдык, хәзер соңгы редакцияләү эшләре алып барыла. Тикшергәннән соң аны иске имляда да әзерләү ниятебез бар. Без аны дүрт ел дәвамында егерме җиде тәфсиргә таянып әзерләдек. Мәрҗани елы кысаларында татарча тәфсирне күпләп бастырачакбыз”, – дип белдерде Камил хәзрәт.

Тәфсир татар телендә таралып беткәннән соң гына рус телендә нәшер ителәчәк.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Telеgram челтәрендә “Һәрбер кеше хафиз була ала” дигән канал булдырды. Аңа @hafizlar адресы буенча язылырга мөмкин. Татарстан мөфтие: “Һәрбер кеше Коръән ятлый ала. Һәрбер кеше хафиз була ала. Ләкин аның шартлары, тәртибе бар. Telеgram челтәрендәге әлеге программада көн саен бер дәрес, шул исәптән тәфсирләр дә җибәрелеп торачак. Көненә бер бит ятланса, 1,5 - 2 елда хафиз булырга мөмкин”, – диде һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең дә берничә елда Коръәнне ятлап чыгулары турында матур мисаллар китерде.

Татарстан мөфтие шәкертләрне шулай ук җомга көнне ястү намазыннан соң Галиев мәчетендә уза торган гакыйдә дәресенә чакырды. Бу атнада лекция “Ибне Тәймиянең хаталары” дигән темага багышланачак.

Очрашу дәвамында укучылар хәләл буенча сорауларын бирделәр һәм мөфти хәзрәт “Хәләл” стандартлары комитеты җитәкчелеге белән очрашу оештырырга тәкъдим итте.
Очрашу истәлеге итеп һәр шәкерткә мөфтият тарафыннан әзерләнгән “Ислам дине нигезләре” китабы тапшырылды. Әлеге басма мәчетләрдә дәресләр алып бару өчен универсаль басма һәм ул үз эченә барлык ислам фәннәрен колачлавы белән үзенчәлекле булып тора. Аны әзерләүдә Татарстанның барлык мәдрәсәләреннән вәкилләр катнашты һәм ул “Хозур” нәшрияты тарафыннан 20 мең данә тираж белән басылды. Шәкертләр бүләк өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, авыл җирлегендә хезмәт итүче хәзрәтләр өчен бик төпле кулланма булуына ышанычын белдерделәр, диелә Диния нәзарәте матбугат хәбәрендә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар-информ"да "Ку" татар рок-спектакле турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә аккредитация pr@tatar-inform.tatar почтасы аркылы башкарыла.

КФУда төрки халыклар сәнгате күргәзмәсе тәкъдим ителде

Халыкара фәнни-гамәли конференциягә дөньяның төрле илләреннән галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар килде.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Туган тел көне белән котлады

Милли Шура рәисе татар халкының “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” дигән әйтемен искә төшерә.

Рөстәм Миңнеханов туган телне саклау иң борчый торган мәсьәлә дип белдерде

Татарстан Президенты милләтне саклау юнәлешендә бердәм булу кирәклеген әйтте.

Светлана Захарова кайбер мәктәпләрдә туган телне теләсәң дә өйрәнеп булмаганлыгын әйтте

Депутат туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектының хафа тудыруын билгеләп узды.