Фән һәм мәгариф

«КФУ гүзәле-2018» конкурсына 100дән артык заявка бирелгән

Матурлык конкурсында КФУда белем алучы студентлар катнаша ала.
10.01 19:35

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан федераль университетында 12 февральгә кадәр «КФУ гүзәле-2018» конкурсына заявкалар кабул итү дәвам итә. Конкурска 100дән артык заявка тапшырылган, шул исәптә чит ил студентларыннан да, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.

Матурлык конкурсында КФУда белем алучы студентлар катнаша ала. Кызларның буе 170 см һәм кияүгә чыкмаган булырга тиеш.

Ярышлар берничә этаптан тора. Беренче тур 13 февральдә узачак. Кызлар ирекле формада визиткаларын тәкъдим итәчәкләр, шулай ук дефиле дә узачак.

Икенче этапка 40 катнашучы узачак. Ул 14 февральдә узачак, анда жюри әгъзалары биргән тема буенча чыгыш ясаячаклар, ә 19 февральдә кызлар иҗади номер тәкъдим итәчәк.

Бу ике этаптан соң финалга чыккан 20 кызның исеме билгеле булачак. 26 февральдә алар интеллектуаль конкурста сынашачак. Шул ук көнне “Дуслык гүзәле” ачыкланачак.

2 мартта “Уникс” мәдәни-спорт комплексында “КФУ гүзәле -2018” финалы узачак.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Өлешләп торак төзү буенча контроль көчәйтелә – прокурор

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушты.

Прокурор бюджет акчасына кул сузучыларның штраф, кисәтү белән генә котыла алмаячагын әйтте

Илдус Нәфыйков бюджет акчасының кая сарыф ителүе катгый тикшереләчәк, дип белдерде.

19 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Балалар бакчасына түләү тәртибе үзгәрә, Ш.Мәрҗанигә багышланган конференциягә әзерлек бара, Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим ителә башлады.

Мәрҗани мирасы чит илләрдә бүген дә дәреслек буларак файдаланыла

Галимнең “Назурат әл-хак” китабы бүгенге көндә Төркиядә, Пакыстанда һәм Бәйрутта басыла һәм бар җиһанга таратыла, ди Татарстан мөфтие К.Сәмигуллин.

Татарстан прокуроры Мәдәният министрлыгына шелтә белдерде

“Сатып алулар буенча закон бозуларга юл куелган һәр очракка карата чарасын күрүне таләп итәм”, - диде Илдус Нәфыйков.