Спорт

Азнакай районы җитәкчеләре Актүбә бистәсе җыелма командасы белән хоккей уйнады

Бозда көрәш беренче минутлардан ук киеренке барды. Әмма өстенлекне Актүбә спортчылары алды.
11.01 02:00

(Азнакай, 11 гыйнвар, "Татар-информ", “Маяк”). Азнакай районы Актүбә бистәсендә нефтьчеләр ярдәме белән сафка баскан хоккей корты бүген җирле “Кристалл” командасының тренировка-лар уздыру өчен генә түгел, бәлки тимераякта шуарга яратучыларның да яраткан урыны.

Бу көнне район җитәкчеләре Актүбә бистәсе җыелма командасы белән хоккей уйнадылар, дип хәбәр итә җирле басма.

– Сәламәт яшәү рәвешен халыкка без, беренче чиратта, үз үрнәгебездә күрсәтергә тиеш, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярышларны ачу тантанасында.

Бозда көрәш беренче минутлардан ук киеренке барды. Әмма өстенлекне Актүбә спортчылары алды.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Мин татарча сөйләшәм" бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды

Бирегә килгән төрле яшьтәге татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте.

Татар иҗади яшьләре Тукай шигырен шагыйрь язган иске татар әдәби телендә укыды

Перфоманс Казанның “Московский” мәдәният үзәгендә оештырылды.

Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады

Рөстәм Миңнеханов бүген Төркиядә эшлекле сәфәрдә.

Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады

Бүген Казан Волейбол үзәгендә U17 Европа чемпионатында җиңгән яшь спортчыларны бүләкләделәр.

Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров

Академикның әйтүенчә, чүпне яндыру Самосыровога илтүгә караганда мең мәртәбә файдалырак.