Икътисад

Мәскәү–Казан магистрале урынына башка юл төзелергә мөмкин

Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре хакимиятләре Россия Хөкүмәтенә Уралда югары тизлекле магистраль участогын төзү турында заявка бирде.
11.01 11:50

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү – Пекин югары тизлекле тимер юл магистраленең беренче участогын алдан планлаштырылганча Мәскәүдән Казанга кадәр түгел, ә Екатеринбургтан Чиләбегә кадәр төзергә мөмкиннәр, дип яза «Ведомости» газетасы.

Инвесторлар Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре хакимиятләре белән берлектә РФ Хөкүмәтенә Уралда югары тизлекле магистраль участогын төзү турында заявка бирде. 2017 ел ахырында әлеге участокны 2030 елга кадәр исәпләнгән Россия транспорт стратегиясенә керттеләр.

Әлеге проект Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистраленең дәвамы булырга тиеш.

Хөкүмәткә Мәскәү – Казан магистрален төзү турында заявка әле килмәгән, ә башкаладан Владимирга кадәрге участокны (бу хакта элегрәк сүз барган иде) сафка бастыру Екатеринбург – Чиләбе участогын торгызуга караганда кыйммәтрәккә төшәчәк. Беренче участок – 459,5 миллиард, ә икенчесе 300 миллиард сум белән бәяләнә.

Мәскәү – Казан югары тизлекле магистраленең гомуми бәясе 1,3-1,5 триллион сум тәшкил итә. Моңа кадәр РФ транспорт министры Максим Соколов билгеләп үткәнчә, бюджетта әлегә бу проектны гамәлгә ашыру өчен акча каралмаган.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Чагин: Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам

Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңүче булды.

Алабугада җәмәгать мунчасы төзүне сорыйлар

Әлеге җир участогында объектны төзүне кичектерә торган инженерлык челтәре урнашкан.

Фото: Әлкидә кышкы балык тоту бәйгесе үтте

Бәйгедә барлыгы 30 кеше катнашкан.

Фото: Балтачта халык көтеп алган заманча бассейн ачыла

Акчалар, барлык проект эшләрен кертеп, 152 миллион сумны тәшкил итте, диде Рамил Шакиров.

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегендә актерлык осталыгы буенча тренинглар уздырган

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегенә биредә яшәүче татар эшмәкәрләре чакыруы буенча килгән.