Татар дөньясы

Тел Аллаһтан бирелгән әманәт – Айгөл Әхмәтгалиева

Үз әнисенә "мама" дип дәшкән татар баласы, шуны рөхсәт иткән ата-анада милләт гаме дигән төшенчә булырмы, ди язучы Айгөл Әхмәтгалиева.
11.01 14:56

(Казан,11 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Телне, динне саклауга һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш. Шундый фикерләрен “Татар-информ” хәбәрчесенә язучы Айгөл Әхмәтгалиева җиткерде.

“Туган телне берәү дә үзе сайлап алмый, ул Аллаһтан бирелгән әманәт, - ди Айгөл Әхмәтгалиева. - Әгәр, иң беренче чиратта, һәр ата-ана шуны үзе аңласа һәм баласына төшендерә алса, бернинди проблема тумас иде. Үз әти-әнисенә, "мама" дип дәшкән татар баласы, шуны рөхсәт иткән ата-анада милләт гаме дигән төшенчә булырмы? Мин үзем юлларда күп йөргәч, юлдашларым белән әңгәмә корып барырга яратам. Бервакыт яшь кенә таксист вата-жимерә минем белән русча сөйләшә. Мин татарча җавап кайтаргач, үзе дә туган теленә күчте. Тамыры - авылдан, Чаллыда укыган, өйләнгән. "Улым белән өйдә русча сөйләшәбез шул, садикка йөри башлагач, татарчаны онытты бит", ди. “Оныттырырга тырышучылар куп булыр, ә син, ир-егет һәм әти кеше була торып, шуңа юл куясынмы, синең баланның язмышына да, теленә дә башкалар хуҗа булуга үзең ук булышлык күрсәтәсеңме”, дим.

Шул темага ярты юл сөйләшеп бардык. "Апа, беләсезме, моңа кадәр минем бер тапкыр да бу турыда уйлаганым юк иде", - диде ул кузе ачылгандай сөенеп. Мин исә аның өчен сөендем. Дәүләткүләм дәрәҗәдә күтәрелгән проблемаларны татар халкы узенең аксакал акылына таянып хәл итә ала: балаңны үз телен, уз моңын, уз тарихын белә һәм хөрмәт итә торган итеп тәрбиялә. Мин пессимист түгел, гасырлар буе үзен саклап килгән милләтебез бүген килеп тез чүгәр, сынып төшәр дип уйламыйм. Шулай да әнә шул " мама" дип дәшкән татар балаларын күргән саен, шомланып куясың: ул каян килеп татарча китап укысын? Милләткә барган һөҗүмнән бихәбәр булган яки, киресенчә, шул һөҗүмгә теләктәшлек күрсәткән ата-анасы аның кулына татарча китап тоттырыр дип уйламыйм. Шулай да телебезне, динне саклауга һәркем үзеннән нибары бер тамчы гына өлеш кертсә дә, тамчыдан күл, күлдән диңгезләр барлыкка килә бит”.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасына Керчьта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр алып килә

Керчь политехника көллиятендә теракт аркасында 19 кеше үлгән һәм тагын 52 кеше яраланган.

Р.Миңнехановка Deutsche Invest Capital Partners туры инвестицияләр фондын тәкъдим иттеләр

Республика Президенты Татарстан Хөкүмәте йортында Goetzpartners компаниясе һәм туры инвестицияләр фондының гамәлгә куючысы Штефан Гетце белән очрашты.

Ленин бакчасында Керчьта теракт корбаннарына мемориал барлыкка килде

Казан кешеләре бакча үзәгендәге фонтан янына чәчәкләр һәм шәмнәр алып килә.

17 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Интертат" сайтына аңлатмалы, этимологик сүзлекләр урнаштырылды, Керчьта һәлак булганнар истәлегенә Ленин бакчасына чәчәкләр алып килделәр.

Әлфия Йосыпова татар теле дөньяда үз позициясен югалтмый дип белдерде

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе директоры әйтүенчә, Төркиянең 20ләп уку йортында татар теле фән буларак өйрәнелә.