Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында бер көнлек эш сәфәрендә

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре программасында – «Ятаган» электр станциясендә, башка энергетика объектларында булу.
11.01 14:24

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында бер көнлек эш сәфәрендә, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Эш сәфәренең төп максаты – энергетика объектлары белән танышу.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре программасында – «Ятаган» электр станциясендә, башка энергетика объектларында булу.

Төркия Республикасында булганда Рөстәм Миңнехановның берничә Төркия компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән, шулай ук Төркия дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән очрашуы көтелә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев белән очрашачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә.

Казанда имамнарның белемнәрен күтәрү курслары ачылды

Курсларда иң беренче булып КФУның ислам һәм көнчыгышны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов лекция укыды.

Казахстанда Сабан туе көне билгеле булды

Милли бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәтү Актаныш муниципаль районына йөкләнгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгында Тукай соңгы көннәрен үткәргән мемориаль бүлмә эшли

Казанда Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында шагыйрьнең мини-музеен оештырганнар.

Мөфти Илдар Мөхәммәдшин Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырганын әйтте

Эстониянең Ислам җәмгыяте Республиканың йөз еллыгы һәм Беренче мөселман мәхәлләсе теркәлүнең туксан еллыгына багышланган халыкара конференция уздыра.