Сәясәт

Халык бик актив: Татарстанда Путин һәм башка кандидатлар өчен имза җыю башланды

Республикада барлыгы 12 пункт эшли, шуларның алтысы - Казанда.
11.01 19:14

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Бүген Мәскәүдә Россия Президентлыгына кандидат Владимир Путинның сайлау штабының беренче утырышы булды. Ил төбәкләрендә, аның кандидатурасын яклап, актив рәвештә имза җыю бара.

Путин, үз-зен күрсәтүче буларак, Үзәк сайлау комиссиясенә Россиянең балигъ булган гражданнарыннан 300 мең яки һәр өлкә һәм республикадан 7,5 меңәр култамга китерергә тиеш. Татарстанда имза җыю - Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә башланды.

Республикада барлыгы 12 пункт эшли, шуларның алтысы - Казанда. Һәркайсында - баннер, өстәл һәм махсус бланкларда имза калдыруны тәкъдим итүче ике волонтер бар. Паспортлары үзләре белән булган кешеләр генә имза куя ала.

“Безнең смена көндезге сәгать 12 дән башланды. Кешеләр актив килә”, – дип сөйләде Владимир Путинның сайлау алды штабы волонтеры Валерия Коновалова. Смена башыннан 15 минут эчендә сигез имза җыелды инде. “Халык теләп килә”, -  дип тулыландырды хезмәтәшен Илдар Галимуллин.

Волонтерлар ике сменада - һәркайсы дүртәр сәгать эшли. Имза җыюда ялгышлыклар китмәсен өчен, Яңа ел каникуллары көннәрендә волонтерлар әзерлек узган. Үз имзасын бирү хокукы бары тик балигъ булган Россия гражданнарында гына бирелә.

Волонтерлар биредә һәм республиканың башка мәйданчыкларында җәмәгать башлангычында эшли. Кешеләрне махсус җәлеп итмиләр – гражданнар Путинны якларга үзләре теләп килә һәм имзаларын куя.

“Бездә тотрыклылык бар, хезмәт хакын, пенсияне түлиләр. Ил үсешкә бара”, - дип аңлатты кандидатны якларга килгән Казан пенсионеры Зинаида Булатова.

“Мин аңа ышанам. Чөнки минем үз киләчәгебез, илебезнең киләчәге өчен тыныч буласым килә”, - дип белдерде үзенең сайлавын балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Жданова.

“Гадел ир-ат”, – дип кандидат Путинга кыскача характеристика бирде янәшәдән узып баручы пенсионер Константин Тимофеев. 

Республикада, Владимир Путинның сайлау алды штабыннан тыш, мондый штабларны “Гражданская инициатива” партиясеннән - кандидат Ксения Собчак, “Яблоко” җитәкчесе Григорий Явлинский һәм “Партия Рост” рәисе Борис Титов ачкан.

Аларга да, Путин кебек үк, Татарстанда 7,5 мең имза җыю бурычы тора, әмма барысына да – теркәлгән партиядән күрсәтелүче буларак, һәркайсын 2,5 меңәр. Гыйнвар ахырына кадәр алар Үзәк сайлау комиссиясенә,  үзләрен яклап, гражданнардан 100 меңәр култамга тапшырырга тиеш.

Казанда Борис Титов штабы бүген генә көн үзәгендә ачылды. “Без имзаларны каникул чорында җыя башладык. Штаб ачканга кадәр үз танышларыбыздан, туганнарыбыздан җыйдык. Бүген ачылдык – биредә җыячакбыз. Бүгенге көн өчен биш имза җыйдык инде”, - дип сөйләде Борис Титовның сайлау алды штабы башлыгы Александра Юманова.

Биш волонтер һәм партия тарафдарлары Казанда һәм Чаллыда, нигездә, фатирлар буйлап йөреп эшли. Әлегә 100ләп имза җыелган, әмма штабта билгеләнгән вакыт ахырына куелган бурычны үтәргә исәп тоталар.

“Яблоко” партиясеннән кандидат Григорий Явлинскийга 100дән артык кеше имза җыя. Һәр яңа "чиста" (ягъни бөтен кагыйдәләр буенча тутырылган) фамилия өчен алар 100әр сум акча ала.

“Без иртәнге 10нан кичке 10га кадәр эшлибез. Кешеләрне 9га кадәр кабул итәбез. Халык килә, имзаларын куя. Без эшне сайлау исәбе ачылгач, 26 декабрьдә башладык. Бүгенге көндә меңнән артык имза җыелды”, - дип сөйләде штаб җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин.

Әлеге кандидатның имза җыючылары Татарстанның башка шәһәрләрендә дә – Яшел Үзән, Әлмәт һәм Азнакайда да бар. “Чын-чынлап ажиотаж штабта кичә булды”, – дип билгеләп үтте Зиннәтуллин. Кешеләр гаиләләре белән килделәр, имза җыючылар бәйрәм көннәрендәге “уңыш” белән кайтты”.

Казанда,  Ксения Собчакны яклап, кандидатның штабында имза җыялар. Ә Чаллыда агитация автомобиле йөри, төрле сәүдә нокталарында һәм кеше күп йөргән урыннарда кыска вакытлы нокталарда имза җыюны оештыралар.

“Хәзер, сәүдә нокталары җитәкчеләре Яңа ел ялларыннан чыккач, мин алар белән аренда хакында сөйләшергә тырышам, башка кандидатларның өстәлләре анда урнаштырылган. Әмма бүген минем тәкъдимне кире кактылар”, - дип,  Татарстанда Ксения Собчакның сайлау алды штабы җитәкчесе Эльза Нисанбекова үз фикерләре белән бүлеште.

Бу вазгыятьтә аңлашу өчен, Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә планлаштыралар. Әлегә төп басым фатирларда йөрүгә ясала. Республика буенча инде 1,5 мең имза җыелган. Якын арада штабта эшне төгәлләргә исәп тоталар, дип җиткерде Нисанбекова.

Үзәк сайлау комиссиясенә кандидатлар тиешле имзалар санын 30 гыйнварга кадәр тапшырырга тиеш. Нигездә, барысы да тиешле тавышларны кирәгеннән дә күбрәк, хәтта иртәрәк җыячакларына ышаналар.

Кешеләр чынлап та җитди активлык күрсәтә. Бер генә этапны да уздырырга ярамый: Президентны сайлап, ил халкы киләчәкне сайлый – алдагы алты ел дәвамында Россиянең ничек яшәве һәм үсүе шуннан тора.

“Бу - мөһим. Без күрәбез бит – 25 ел эчендә безнең ил никадәр үзгәрде”, - дип билгеләп үтте пенсионер Зинаида Булатова.

“Мартта сайлауларга барам. Кирәк бит. Россия өчен кирәк. Киләчәк буыннар өчен”, – дип искәртте Казанда яшәүче Константин Тимофеев.

“Тавыш бирергә, һичшиксез, кирәк дип уйлыйм. Чөнки, без булмасак, кем соң? Без язмышыбызны, тормышыбызны үзебез булдырабыз. Киләчәк бездән тора”, - дип, сайлауларга барырга кирәклегенә ышануын белдерә балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Жданова.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Казанда имамнарның белемнәрен күтәрү курслары ачылды

Курсларда иң беренче булып КФУның ислам һәм көнчыгышны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов лекция укыды.

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев белән очрашачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә.

Казахстанда Сабан туе көне билгеле булды

Милли бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәтү Актаныш муниципаль районына йөкләнгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгында Тукай соңгы көннәрен үткәргән мемориаль бүлмә эшли

Казанда Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында шагыйрьнең мини-музеен оештырганнар.

Мөфти Илдар Мөхәммәдшин Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырганын әйтте

Эстониянең Ислам җәмгыяте Республиканың йөз еллыгы һәм Беренче мөселман мәхәлләсе теркәлүнең туксан еллыгына багышланган халыкара конференция уздыра.