Авыл

Әтнә районында узган елгы уңышлар барланды

Узган ел белән чагыштырсак, шәхси хуҗалыклар саткан сөтнең өлеше 1640 центнерга арткан.
12.01 05:00

(Әтнә, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”).  “Узган елны яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләдек. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче һәркемгә зур рәхмәт; һәркайсы ихтирамга, хөрмәткә лаек”, – диде район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов. Бу уңайдан, беренче чиратта терлекчелектәге уңышларыбызны санап узу урынлы булыр, дип яза район газетасы.

Уңай үзгәрешләр: заманча технологиягә нигезләнгән тәрбия ысуллары, яңа тораклар һәм сөт заллары, терлек торакларын заманчага үзгәртеп корулар мул продукция алуга сизелерлек этәргеч бирделәр.

Шул ук вакытта игенчелектәге уңышларыбыз да начар түгел. Урып–җыюны республикада беренчеләрдән булып һәм туфрагына күрә яхшы уңыш алып төгәлләдек. Ә монысы үз чиратында, техниканың яхшы халәттә һәм җитәрлек булуына, ә барыннан да бигрәк эшче куллар белән тиешенчә тәэмин ителү белән бәйле.

Кыскасы, авыл хуҗалыгының бер тармагын күтәреп, башкасына игътибарны киметерлек түгел. Монда барысын бергә, параллель рәвештә алып барырга кирәк. Районда нәкъ шулай башкарыла да. Биредә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең тырышлыгын, киләчәккә – яхшы тормышка өметен алгы планга кую дөресрәк булыр. Монысы хезмәт хаклары арту, авылның социаль йөзе уңай якка таба нык үзгәрү нәтиҗәсе.

Иң куанычлысы – районыбыз бәхәссез фактка ия – безнең саннар куанычлы. Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсеннән алган терлекчелек мәгълүматларына күз салыйк.
2018 ел башына мөгезле эре терлекнең баш саны 472гә артып, 24062гә җитте. Шул ук вакытта бозау алу сизелерлек үсте: 1 гыйнварга былтыргыдан 790 башка артыграк булды. Аның белән бәйле рәвештә үлемнең кимүен ассызыкларга кирәк – 66 баш мөгезле эре терлекне былтыргыдан кимрәк югалттык.

Сатып алу бәясе түбән төшүгә карамастан, сөт савып алу һаман артуга бара. Ел буена зачет исәбеннән саткан сөт күләме 715878 центнер тәшкил итте. “Шахтер”да ул 109037 центнер, “Тукай”, “Ленин” һәм “Таң” хуҗалыкларыныкы 95747–94403 центнер чамасы булды. Ел дәвамында бер сыердан сауган сөт күләме 9201 килограммга җитте. Нәтиҗәләрне таблицадан карап чагыштыра аласыз.

Беренче багана – хуҗалыклар, икенче – 2018 елның 1 гыйнварына бер сыердан сауган сөт күләме, өченче – алдагы елгыдан артык яки ким

Шахтер 11041 +2152
Күшәр 10421 +1538
Тукай 9895 +1820
Мәңгәр 9173 +1855
Таң 9172 +607
Ленин 9105 +1171
Күңгәр 8560 +1273
Дусым 7827 +500
Уңыш 5311 +182
Район буенча 9201 +1299

Узган ел белән чагыштырсак, шәхси хуҗалыклар саткан өлеш тә 1640 центнерга артты.

Кыскасы, терлекчелегебез, аның белән бергә башка тармаклар да ышанычлы рәвештә алга атлыйлар. Хәерлегә булсын, диелә район хәбәрендә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев белән очрашачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә.

Казанда имамнарның белемнәрен күтәрү курслары ачылды

Курсларда иң беренче булып КФУның ислам һәм көнчыгышны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов лекция укыды.

Казахстанда Сабан туе көне билгеле булды

Милли бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәтү Актаныш муниципаль районына йөкләнгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгында Тукай соңгы көннәрен үткәргән мемориаль бүлмә эшли

Казанда Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында шагыйрьнең мини-музеен оештырганнар.

Мөфти Илдар Мөхәммәдшин Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырганын әйтте

Эстониянең Ислам җәмгыяте Республиканың йөз еллыгы һәм Беренче мөселман мәхәлләсе теркәлүнең туксан еллыгына багышланган халыкара конференция уздыра.