Спорт

«Дакар-2018»дә алты этаптан соң, Эдуард Николаев экипажы беренчелекне саклый

Бүген узышта катнашучыларның барысы да ял итә, 7 нче этап 13 гыйнварда үтәчәк.
12.01 10:10

(Чаллы, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин). «Дакар-2018» раллиеның алты этабыннан соң, Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары арасында гомуми зачетта беренче урынны саклап калды.

Алтынчы этапның финишы Боливия территориясендә узды. Биредә һава торышы кискен үзгәрү, кар һәм боз яву нәтиҗәсендә, раллида катнашучыларга бормалы тайгак юллардан үтәргә туры килде. Бу этапта Iveco машинасында Федерико Виллагра беренче булып килде.

Әлеге этапта «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажларының нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: Дмитрий Сотников – дүртенче, Эдуард Николаев – алтынчы, Айрат Мәрдиев – сигезенче һәм Антон Шибалов – унберенче.

Йөк машиналары арасында генераль зачетта Сотников экипажы бишенче урынга күтәрелде, Мәрдиев – җиденче, Шибалов унөченче урында калды.

Бүген узышта катнашучыларның барысы да ял итә, җиденче этап 13 гыйнварда үтәчәк.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев белән очрашачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә.

Казанда имамнарның белемнәрен күтәрү курслары ачылды

Курсларда иң беренче булып КФУның ислам һәм көнчыгышны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов лекция укыды.

Казахстанда Сабан туе көне билгеле булды

Милли бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәтү Актаныш муниципаль районына йөкләнгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгында Тукай соңгы көннәрен үткәргән мемориаль бүлмә эшли

Казанда Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында шагыйрьнең мини-музеен оештырганнар.

Мөфти Илдар Мөхәммәдшин Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырганын әйтте

Эстониянең Ислам җәмгыяте Республиканың йөз еллыгы һәм Беренче мөселман мәхәлләсе теркәлүнең туксан еллыгына багышланган халыкара конференция уздыра.