Хәвеф-хәтәр

Гөлшат Котенковага җинаятьче газ пистолеты һәм шешә ватыгы белән һөҗүм иткән

Үтерүче, өенә кайткач, табиблар чакырткан, чөнки җинаять кылган вакытта пыялага киселгән булган.
12.01 13:20

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Җинаятьче Гөлшат Котенковага газ пистолеты һәм шешә ватыгы белән һөҗүм иткән, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 10 гыйнвар төнендә Кызыл Чишмә бистәсенең өйрәнү-күнегүләр базасы территориясендә 29 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табыла. Ул чаңгыда шуу өчен ире һәм улы белән базага килә, үзе генә шуарга китә һәм юкка чыга. Ире башта аны үзләп карый, аннары ярдәм сорап хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, төнге икеләр тирәсендә волонтерлар база территориясендәге урманда хатынның үле гәүдәсенә юлыга.

Тикшерүчеләргә билгеле булганча, бу көнне җинаятьче чаңгы базасы янында эшендә эчеп утырган, аннары база аша өенә кайтырга чыккан, әмма урманда адашкан. Биредә ул үзенең корбанын очраткан, аңа газ пистолеты белән янап, үз артыннан якындагы будкага барырга мәҗбүр иткән. Шунда ул хатынның муенына һәм битенә шешә ватыгы белән берничә тапкыр суккан.

Хатынның үле икәнен белгәч, аның гәүдәсен урманга өстерәп алып барып, кар белән күмеп куйган. Өенә кайткач, табиблар чакырткан, чөнки җинаять кылган вакытта пыялага киселгән булган. Аны хастаханәгә алып килеп ярдәм күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр. Шуннан соң җинаятьче хатынны үтергән урынга бензин алып килгән, мәетне өлешчә чишендергән, будкага бензин сипкән һәм качып киткән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, полицейскийлар Түбән Кама гаммәви мәгълүмат чараларында әлеге җинаятьтә шикләнелүченең фотороботын урнаштыргач, шалтыратулар килә башлаган. Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән берьюлы 20 кешене тикшергәннәр. Оператив мәгълүматка таянып җинаятьченең эзенә төшкәннәр – ул Түбән Камада яшәүче 37 яшьлек Данила Котенев булып чыккан. Ул үз гаебен тулысынча таныган.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасына Керчьта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр алып килә

Керчь политехника көллиятендә теракт аркасында 19 кеше үлгән һәм тагын 52 кеше яраланган.

Р.Миңнехановка Deutsche Invest Capital Partners туры инвестицияләр фондын тәкъдим иттеләр

Республика Президенты Татарстан Хөкүмәте йортында Goetzpartners компаниясе һәм туры инвестицияләр фондының гамәлгә куючысы Штефан Гетце белән очрашты.

Ленин бакчасында Керчьта теракт корбаннарына мемориал барлыкка килде

Казан кешеләре бакча үзәгендәге фонтан янына чәчәкләр һәм шәмнәр алып килә.

17 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Интертат" сайтына аңлатмалы, этимологик сүзлекләр урнаштырылды, Керчьта һәлак булганнар истәлегенә Ленин бакчасына чәчәкләр алып килделәр.

Әлфия Йосыпова татар теле дөньяда үз позициясен югалтмый дип белдерде

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе директоры әйтүенчә, Төркиянең 20ләп уку йортында татар теле фән буларак өйрәнелә.