Сәясәт

Совхоз директоры рәсми рәвештә Россия Президентына кандидат булды

Павел Грудининны РФ Коммунистлар партиясе тәкъдим иткән.
12.01 15:15

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Ленин исемендәге совхоз директоры Павел Грудинин рәсми рәвештә РФ Президентына кандидат булды. Бүген аны Россия Үзәк сайлау комиссиясе теркәде, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Павел Грудининны РФ Коммунистлар партиясе тәкъдим иткән. Ул сайлау алды кампаниясен гадел алып барырга вәгъдә итте.

Грудинга кадәр 29 декабрьдә Россия Президентына кандидат итеп беренче булып Либераль-демократик партия лидеры Владимир Жириновский теркәлгән иде. Ул сайлау счетында финанс буенча РФ Президенты Владимира Путиннан соң икенче урынны били.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев белән очрашачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә.

Казанда имамнарның белемнәрен күтәрү курслары ачылды

Курсларда иң беренче булып КФУның ислам һәм көнчыгышны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов лекция укыды.

Казахстанда Сабан туе көне билгеле булды

Милли бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәтү Актаныш муниципаль районына йөкләнгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгында Тукай соңгы көннәрен үткәргән мемориаль бүлмә эшли

Казанда Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында шагыйрьнең мини-музеен оештырганнар.

Мөфти Илдар Мөхәммәдшин Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырганын әйтте

Эстониянең Ислам җәмгыяте Республиканың йөз еллыгы һәм Беренче мөселман мәхәлләсе теркәлүнең туксан еллыгына багышланган халыкара конференция уздыра.