Җәмгыять

Энгель Фәттахов Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде

Марат Әхмәтов Энгель Фәттаховның республика һәм район дәрәҗәсендә башкарган эшләрен югары бәяләде.
12.01 17:53

(Актаныш, 12 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары") Бүген  Актаныш муниципаль районы Советының өченче чакырылыш егерме алтынчы утырышы узды, дип яза җирле басма.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Татарстан халыклар дуслыгы йорты" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ирек Шәрипов, Россия Федерациясе казначылыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхметов, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, район Советы депутатлары, район прокуроры урынбасары, район суды рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район Советы һәм башкарма комитетның бүлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

Совет утырышының көн тәртибендә төп мәсьәлә - Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү иде. Марат Әхмәтов Энгель Фәттахов кандидатурасын якларга тәкъдим итте, аның республика һәм район дәрәҗәсендә башкарган эшләрен югары бәяләде.

Муниципаль район Башкарма комитеты житәкчесе вазыйфасына Энгель Фәттахов кандидатурасы тавышка куелып, депутатлар тарафыннан бертавыштан ризалык бирелде.

Энгель Фәттахов исә үз тарафыннан җирле халкының яшәешен тагын да яхшырту өчен көчен кызганмаячагын белдерде.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Айрат Сибагатуллин: Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә

Эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны хәл итү максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнгән.

Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил хакында кисәтә

Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими, дип кисәтә синоптиклар.

Мәскәүнең ГУЛАГ музеенда язучы Аяз Гыйләҗевны искә алдылар

"Йәгез, бер дога" роман-хатирә презентациясенә язучы-журналистлар, "халык дошманы" балалары, Мәскәүдәге татар диаспорасы вәкилләре җыелган.

Татарстанда буран өч көн дәвам итәчәк

Алдагы өч тәүлектә республика территориясендә урыны белән кар явачак, 23 гыйнвардан 24енә каршы төндә көчле буран көтелә.

Пензада Гафур Коләхмәтов исемендәге татар халык театры чыгыш ясый

Спектакльдә төп рольләрне татар мохтарияте башкарма комитеты әгъзалары башкара.