Мәдәният

Иртәгә «Туым жондозы» конкурс-фестиваленең юбилей гала-концерты онлайн-күрсәтелә

Гала-концерт 13 гыйнвар көнне 16.00 сәгатьтә башлана.
12.01 20:36

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында «Туым жондозы» керәшен җырларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең юбилей гала-концерты узачак. Гала-концертта бәйгенең төрле номинацияләрдәге беренче дәрәҗә лауреатлары катнаша, шулай ук бәйгенең алдагы ел лауреатлары һәм “Керәшен чибәре” конкурсы җиңүчеләре дә чакырулы, дип хәбәр итә оештыручылар.

Мәгълүмат өчен: “Туым жондозы” фестиваль-конкурсы үз алдына керәшен музыка иҗатының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалауны, үзенчәлекле ансамбль һәм солистларны, халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларны табуны максат итеп куя. Ул унынчы ел рәттән үткәрелә.

Конкурсның жюри рәисе – фольклорчы, сәнгать белеме кандидаты, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров.

Гала-концерт 13 гыйнвар көнне 16.00 сәгатьтә башлана. Гала-концерт “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аша онлайн-күрсәтеләчәк.

Онлайн өчен сылтама – http://tatar-inform.tatar/internet-tv/152/
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Бүген халык белән эшләү бөтенләй башка төрле

Социаль һәм электрон мәйданчыклар хакимият белән халыкның үзара элемтәсен радикаль рәвештә җиңеләйткән.

22 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов хезмәт кешесенең абруен күтәрергә кирәклеген әйтте, “Нур-Ихлас” мәчете территориясендә мәдрәсә төзеләчәк, иртәгә һава торышы бозыла.

Татарстан хөкүмәте 2019 елда зур концерт залын төзү эшләренә керешергә ниятли

Хәзерге вакытта Татарстан җитәкчелеге объектның концепциясен раслый, төрле юнәлешләрне һәм мәйданнарны карый, диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов: “Казан” милли-мәдәни үзәген Милли китапханә өчен зурайтачаклар

Мөмкинлекләре һәм җәлеп итүчәнлеге буенча “Казан” милли-мәдәни үзәге кебек урын башка бер җирдә дә юк, диде Татарстан Президенты.

Синоптиклар иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылу турында кисәтә

23 сентябрьдә төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда томан төшәчәк.