Спорт, Дин

Согуд Гарәбстанында хатын-кызлар катнашында беренче тапкыр футбол матчы узачак

Кызлар стадионга Согуд клублары фирма төсенә туры китереп тегелгән мөселман киемнәреннән килделәр.
13.01 10:32

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны тарихында беренче тапкыр хатын-кызлар катнашында футбол матчы уза. "Аль-Арабия" телеканалы хәбәр иткәнчә, "Аль-Ахли" һәм "Аль-Батын" командалары уенын күзәтергә йөзләгән җанатар гаиләләре белән килгән. Бу хакта ТАСС яза.

Кызларның күбесе стадионга Согуд клублары фирма төсенә (сары һәм зәңгәр) туры китереп тегелгән мөселман киемнәреннән килделәр. Кайбер җанатарлар битләренә грим да сөрткән.

Соңгы елларда Согуд Гарәбстанында исламның  кискен консерватив төсмер алган агымы хәлиткеч роль уйнады. Хатын-кызларның күп хокукы һәм иреге чикләнгән иде, шул исәптән спорт белән шөгыльләнү һәм футбол матчларын карау да тыелган иде. Кронпринц Мөхәммәт бән Сәлмән игълан иткән ислам юнәлешенә бәйле рәвештә вазгыять үзгәрә башлады: мартта 1980 елдан соң беренче тапкыр кинотеатрлар ачылачак, июньнән башлап хатын-кызлар машина йөртү таныклыгына ия була һәм автомобиль йөртә алачак.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар-информ"да "Ку" татар рок-спектакле турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә аккредитация pr@tatar-inform.tatar почтасы аркылы башкарыла.

КФУда төрки халыклар сәнгате күргәзмәсе тәкъдим ителде

Халыкара фәнни-гамәли конференциягә дөньяның төрле илләреннән галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар килде.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Туган тел көне белән котлады

Милли Шура рәисе татар халкының “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” дигән әйтемен искә төшерә.

Рөстәм Миңнеханов туган телне саклау иң борчый торган мәсьәлә дип белдерде

Татарстан Президенты милләтне саклау юнәлешендә бердәм булу кирәклеген әйтте.

Светлана Захарова кайбер мәктәпләрдә туган телне теләсәң дә өйрәнеп булмаганлыгын әйтте

Депутат туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектының хафа тудыруын билгеләп узды.