Җәмгыять

VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерлек башланды

Конгресс җитәкчелеге Әлки районы эшмәкәрләренең хуҗалыклары һәм эшчәнлеге белән танышты.
13.01 14:00

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел март аенда VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә җиткерелә.

Шул нәүбәттән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров һәм җитәкченең беренче урынбасары Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Әлки районында булдылар. Конгресс җитәкчелеге Әлки районы башлыгы Александр Никошин белән очрашты, шулай ук җирле эшмәкәрләрнең хуҗалыклары һәм эшчәнлеге белән танышты.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Чагин: Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам

Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңүче булды.

Алабугада җәмәгать мунчасы төзүне сорыйлар

Әлеге җир участогында объектны төзүне кичектерә торган инженерлык челтәре урнашкан.

Фото: Әлкидә кышкы балык тоту бәйгесе үтте

Бәйгедә барлыгы 30 кеше катнашкан.

Фото: Балтачта халык көтеп алган заманча бассейн ачыла

Акчалар, барлык проект эшләрен кертеп, 152 миллион сумны тәшкил итте, диде Рамил Шакиров.

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегендә актерлык осталыгы буенча тренинглар уздырган

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегенә биредә яшәүче татар эшмәкәрләре чакыруы буенча килгән.