(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфаның Опека һәм попечительлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 2017 елда 59 хатын-кыз яңа туган баласыннан баш тарту нияте булуын белдергән. Нәтиҗәдә яңа туган балалардан баш тартуны булдырмый калу хезмәте эшчәнлеге нәтиҗәсендә 39 бала гаиләдә калган, дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Узган ел 39 ананың балаларыннан баш тартырга нияте булу очрагы теркәлгән, 25 хатын-кыз, кире уйлап, балаларын алган.
Аналарны баласыннан баш тартуга төрле социаль һәм психологик сәбәпләр китерә, дип саный белгечләр.Уфада 2014 елдан алып яңа туган балалардан баш тартуны булдырмый калу хезмәте хатын-кызларга балаларын гаиләдә калдырырга ярдәм итә.