Хәвеф-хәтәр

Котенев җинаятьне ничек кылганын күрсәтте

Тикшерү астындагы зат 29 яшьлек хатын-кызның бугазын ничек итеп шешә ватыгы белән кисүен һәм үле гәүдәсенә ут төртергә теләвен күрсәтте.
13.01 15:21

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»).  Түбән Камада Гөлшат Котенкованы үтергән Данила Котенев тикшерү эксперименты вакытында үзенең ничек җинаять кылганын күрсәтеп-тасвирлап бирде.

Котенев чаңгыда шуган Котенкованы көчләү өчен ничек итеп башына шешә белән сугуын күрсәтте. Тикшерү астындагы зат Гөлшатның бугазын шешә ватыгы белән кисүен һәм үле гәүдәсенә ут төртергә теләвен күрсәтеп-тасвирлап бирде. Җансыз гәүдәсеннән бизәнү әйберләрен салдыруын  һәм кесәсеннән телефонын алуын әйтте.

Бу көнне җинаятьче чаңгы базасыннан ерак түгел генә эшендә эчеп утырган, аннары база аша өенә кайтырга чыккан, әмма урманда адашкан. Биредә ул үзенең корбанын очраткан, аңа газ пистолеты белән янап, үз артыннан якындагы будкага барырга мәҗбүр иткән. Шунда ул хатынның муенына  һәм битенә шешә ватыгы белән күп тапкыр суккан.

Хатынның үле икәнен белгәч, аның гәүдәсен урманга өстерәп алып барып, кар белән күмеп куйган. Өенә кайткач, табиблар чакырткан, чөнки җинаять кылган вакытта пыялага киселгән булган. Аны хастаханәгә алып килеп ярдәм күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр. Шуннан соң җинаятьче хатынны үтергән урынга бензин алып килгән, мәетне өлешчә чишендергән, будкага бензин сипкән һәм ут төртмәкче булган. Хатын-кызның үле гәүдәсен яндыра алмаган һәм өенә кайткан.

Бүген Түбән Кама суды үтерүдә шикләнелгән Котеневны 9 мартка кадәр кулга алган. Судта ул аягы авыртуына зарланган һәм медицина ярдәме сораган.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Чагин: Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам

Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңүче булды.

Алабугада җәмәгать мунчасы төзүне сорыйлар

Әлеге җир участогында объектны төзүне кичектерә торган инженерлык челтәре урнашкан.

Фото: Әлкидә кышкы балык тоту бәйгесе үтте

Бәйгедә барлыгы 30 кеше катнашкан.

Фото: Балтачта халык көтеп алган заманча бассейн ачыла

Акчалар, барлык проект эшләрен кертеп, 152 миллион сумны тәшкил итте, диде Рамил Шакиров.

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегендә актерлык осталыгы буенча тренинглар уздырган

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегенә биредә яшәүче татар эшмәкәрләре чакыруы буенча килгән.