Җәмгыять

Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы 10 елга оборона заказы белән тәэмин ителәчәк

Бу хакта Горький исемендәге заводта яңа патруль корабле төзелеше башлану тантанасында РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов хәбәр итте.
13.01 16:19

(Яшел Үзән, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында җитештерелгән корабльләр Сүриядә конфликт вакытында үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Бу хакта бүген заводта "Николай Сипягин" корабле төзелеше башлану тантансында РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов белдерде.

Юрий Борисов шулай ук РФ Оборона министрлыгы Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге заводын якындагы 10 елга заказ белән тәэмин итәргә планлаштыруын хәбәр итте.

Якын диңгез зонасы корабльләре төзелешенә өстенлек биреләчәк. Сүз кече ракеталы корабльләр, патруль корабльләре һәм кече корветлар турында бара.

Яшел Үзән заводы - дәүләт оборона заказын даими башкаручылар рәтендә, дип билгеләп үтте хәрби ведомство.  Оборона министры урынбасары киләчәккә фаразлар биреп тормады, бары тик барлык эшнең кораллану буенча дәүләт программасы нигезендә алып барылачагын гына билгеләп үтте.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татар иҗади яшьләре Тукай шигырен шагыйрь язган иске татар әдәби телендә укыды

Перфоманс Казанның “Московский” мәдәният үзәгендә оештырылды.

“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов алдынгы журналистларны бүләкләде

Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының 10 хезмәткәре дә бар.

"Мин татарча сөйләшәм" бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды

Бирегә килгән төрле яшьтәге татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте.

26 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Бүген Шигърият көнендә Тукай премиясенең 2018 елгы лауреатлары бүләкләнде, Рамазан аен үткәрү тәртибе расланды, Кариев театрының яңа бинасы ачылды.

Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады

Рөстәм Миңнеханов бүген Төркиядә эшлекле сәфәрдә.