Сәясәт, Дин

Сүриянең бердәмлеге һәм иминлегенә Анкара гына игътибар бирә

Бу хакта Ливандагы “Хезболла” хәрәкәтенең беренче генераль секретаре Шәех Сөбхи әл-Туфейли белдерә.
29.01 09:00

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркия – Сүрия иминлегенә һәм бердәмлегенә әһәмият биргән бердәнбер ил, дип белдерә Ливандагы “Хезболла” хәрәкәтенең беренче генераль секретаре Шәех Сөбхи әл-Туфейли. Бу хакта ул “Анадолу” хәбәрләр агентлыгы корреспонденты белән әңгәмәсендә әйтә.

Аның сүзләренчә, Анкараның бигрәк тә Якын Көнчыгыштагы гамәлләре мактауга лаек.

«Анкараның Сүриягә карата алып барган сәясәте Сүрия халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарыла”, - ди Ливан сәясәтчесе.

Туфейли әңгәмәдә шулай ук Мьянманың Аракан провинциясендәге рохинджа (рохинья) мөселманнары фаҗигасен искә алып үтә. Бу мәсьәләдә Төркия Аракан халкына зур ярдәм күрсәтте. Нәкъ менә Төркия дөнья халкының игътибарын рохинджа (рохинья) мөселманнары фаҗигасенә юнәлтте, дип саный сәясәтче.

“Төркия киләчәктә дә, Сүрия һәм Мьянма мөселманнарына ярдәмгә килгән кебек, дөньядагы барлык мөселманнар мәнфәгатен алга куеп яшәр, дип ышанам”, - ди Туфейли. Ул әңгәмәсендә бүгенге Төркиянең дөньядагы күп кенә мөселман илләренә үрнәк һәм өмет чыганагы булуын искәртә.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Петербург форумы куелган бурычларны үтәде, туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча аңлашу бар, Казан Чемпионатка әзерләнә.

КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә

Кастинг Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узачак.

Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Форумның иң мөһим нәтиҗәләренең берсе – ”КАМАЗ” белән 46,5 млрд сумлык килешү һәм Түбән Камада яңа олефин комплексын финанслау.

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.