Сәясәт

Айрат һәм Радик Шәймиевләр АКШның кара исемлегенә керде

Айрат һәм Радик Шәймиевләр Россиянең иң бай 200 эшкуары арасына керә.
30.01 10:00

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Айрат һәм Радик Шәймиевләр, Татарстандагы «ТАИФ» компаниясе акционерлары, АКШның кара исемлегенә керде.

Исемлектә «Газпром» һәм «Роснефть» җитәкчеләре Алексей Миллер белән Игорь Сечин да бар. Биредә барлыгы 114 түрә һәм дәүләт компанияләре җитәкчеләре тәкъдим ителгән.

Исемлеккә шулай ук 96 эшкуар кертелгән. Алар арасында Алишер Усманов, Роман Абрамович, Сөләйман Кәримов, Евгений Касперский, Петр Авен һәм Владимир Потанин бар.

Америка Финанс министрлыгында искәртүләренчә, исемлеккә эләгү нинди дә булса чикләүләр кертүне күздә тотмый.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Мирас" фестивале Яруллиннар династиясен искә ала

Фестивальнең икенче концертында Заһидулла, Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар әсәрләре яңгырый.

Питрәчтә Кәримовлар хуҗалыгында 14 баш эре мөгезле терлек бар

"Сыерларның барысын да сауганда, һәр көнне 200 литр сөт алабыз", - дип сөйләгән хуҗабикә.

Мәскәү салкыннары Татарстанга килә

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Дөньякүләм бәйгегә "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" дигән яңа номинация өстәлгән.

Казанбаш мәктәбе укучылары агулану буенча тикшерү төгәлләнгән

Арча районында гаеплеләр җәзага тартылган.