Сәясәт, Җәмгыять

"Татар-информ"да РФ Президентын сайлауда катнашу өчен гариза бирү турында сөйләячәкләр

Пресс-конференциягә гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре чакырыла.
31.01 09:44

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). 31 гыйнварда 10.00 сәгатьтә «Татар-информ»да 2018 елның 18 мартында булачак Россия Президентын сайлау турында сөйләячәкләр.

Пропискага карамыйча, үзеңнең  хәзерге вакытта яшәгән урыныңда сайлауда катнашу өчен, быел «открепительное удостоверение» алырга кирәкми. Әлегә кадәр мондый документны алу мәҗбүри иде.

Бу турыда һәм башка яңалыклар хакында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләячәк.

«Татар-информ» сайтында пресс-конференция онлайн режимда күрсәтеләчәк. Теләгән кешеләр видеога комментарийларда кызыксындырган сорауларын да бирә алачак.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 - 25 февраль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Бүген “Татар-информ” Ренат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә.

#атнабай флешмобына Лилия Муллагалиева кушылды

Җырчы Әнгам Атнабаевның "Очрашкан юк" шигырен укый.

Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Президент республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән спортчы Андрей Ларьковка, аның беренче тренеры Владимир Махаловка уңышлар теләде.

Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды

«Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла.

Татарстан һәм Башкортстан журналистларына ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды

Төркиянең Кастамону шәһәрендә Казахстан шагыйре Магҗан Җомабаев елы ачылышы узды.