Икътисад, Дин

Екатеринбургта хәләл-продукция һәм хезмәт күрсәтүләр күргәзмәсе узачак

Күргәзмәдә Татарстаннан, Башкортстаннан, Казахстаннан, Дагстаннан, Ингушетиядән, Хакасиядән һәм башка төбәкләрдән оешмалар катнаша.
31.01 19:02

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Екатеринбургта 2-4 мартта «Ekaterinburg Halal Expo 2018» III махсуслаштырылган хәләл-продукция һәм хезмәт күрсәтүләр күргәзмәсе узачак. Күргәзмә «СоюзПромЭкспо» һәм Свердлов өлкәсенең Мөселманнар Диния нәзарәте тарафыннан Свердлов өлкәсе Хөкүмәте һәм Урал сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Ekaterinburg Halal Expo» күргәзмәсенең төп максаты – илдә сәламәт буын үстерүнең төп нигезе буларак, хәләл-индустриягә, конфессиональ продуктлар җитештерүгә һәм хезмәт күрсәтүләргә ярдәм итү. Форум эшлекле программага корылган, аның кысаларында конференцияләр, презентацияләр, түгәрәк өстәлләр һәм бизнес-консультацияләр булачак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге чара бизнес, финанс, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендә кешеләрне берләштерү, тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу, фикер алышу урыны булачак, диелә әлеге хәбәрдә.

Күргәзмәдә Татарстаннан, Башкортстаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Дагстаннан, Ингушетиядән, Хакасиядән, Чечен Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән предприятиеләр катнаша. Күргәзмә берничә бүлектән тора: азык-төлек продуктлары, медицина, фармацевтика, туризм, мода һәм матурлык индустриясе, финанс һәм инвестицияләр, мәгълүмат технологияләре, күпләп-ваклап сату, логистика, халык кәсеп-һөнәрләре, зәркән әйберләре. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Петербург форумы куелган бурычларны үтәде, туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча аңлашу бар, Казан Чемпионатка әзерләнә.

КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә

Кастинг Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узачак.

Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Форумның иң мөһим нәтиҗәләренең берсе – ”КАМАЗ” белән 46,5 млрд сумлык килешү һәм Түбән Камада яңа олефин комплексын финанслау.

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.