Икътисад, Рәсми Татарстан

Айрат Хәйруллин сөтчелек өлкәсенә ярдәм җитәрлек булмавын белдерде

Татарстан Россиядә сөт җитештерү буенча беренче урында, диде Айрат Хәйруллин.
31.01 19:18

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия авыл хуҗалыгының перспективалары зур, аның белән җитдирәк шөгыльләнү кирәк. Сөтчелек терлекчелеге өлкәсендә дә ярдәм итү ысуллары җитәрлек түгел, күрше илләрнең тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. Бүген бу хакта журналистларга Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге сәяси советы утырышында әйтте.

Быел Татарстанда “Россия авылы” федераль партия проекты гамәлгә ашырылачак.

Шул ук вакытта ул авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проблемаларны билгеләде. “Акчалата табыш алу өчен капитал таләп итә торган юнәлешләр – сөт һәм сыер ите. Алар үзенчәлекле алымнар сорый. Әмма нәкъ менә сөтчелек терлекчелегендә Россиядә һәм Татарстанда да күпчелек авыл кешеләре эшли”, - диде депутат.

“Татарстан Россиядә сөт җитештерү буенча беренче урынны били. Моннан тыш, 40 процентка якын сөтне республикадан читкә сатабыз. Шуңа күрә сөт белән барысы да яхшы булса – безнең бәхет, ә бүгенге кебек сатып алу бәяләре төшсә, безнең проблемалар башлана”, - диде партия проеткы координаторы.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Петербург форумы куелган бурычларны үтәде, туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча аңлашу бар, Казан Чемпионатка әзерләнә.

КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә

Кастинг Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узачак.

Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Форумның иң мөһим нәтиҗәләренең берсе – ”КАМАЗ” белән 46,5 млрд сумлык килешү һәм Түбән Камада яңа олефин комплексын финанслау.

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.