Икътисад, Рәсми Татарстан

Казанга агросәнәгать форумына Россия, Германия, Белоруссиядән кунаклар киләчәк

Чара кысаларында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы да булачак.
01.02 21:41

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Идел буе агросәнәгать форумы 14 февральдән 16 февральгә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узачак. Чарага Россия, Германия, Белоруссиядән кунаклар киләчәк. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Идел буе агросәнәгать форумы «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 21 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә. Быел бу чарада Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән, шулай ук Германия һәм Белоруссиядән 200дән артык предприятие катнаша. Күргәзмәләр экспозициясендә Россиядә һәм башка Европа илләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, аларга җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне химик яклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, ветеринария препаратлары, азык һәм азык өстәмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмалары, азык-төлек продуктлары һәм башкалар булачак.

Форум эшлекле программага нигезләнә, аның кысаларында Татарстан Республикасының игенчелек, терлекчелек тармакларын үстерү, икътисад һәм агросәнәгать комплексын механикалаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар оештырылачак.

Төп чараларның берсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2018 елга бурычлар” темасына киңәйтелгән коллегиясен үткәрү булачак.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, районнар башлыклары, шулай ук агрохолдинглар җитәкчеләре катнашачак.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советына “Россия Федерациясе Мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты килеп иреште.

Татарстан Премьер-министры Казанда ITSF XII Бөтенроссия форумын ачты

Казанның «Корстон» комплексында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты

Менке Конеев фикеренчә, калмыклар туган телләрен өйрәнергә тиешләр һәм алар өйрәнәчәкләр дә.

Уфада композитор Алик Локмановның иҗат кичәсе узачак

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесенең иҗатына багышланган программа “Җырларга күчкән җаным” дип атала.

Оренбургта "Татар кызы" бәйгесендә катнашучылардан гаризалар кабул итү тәмамлана

Җиңүче көз айларында Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак.