Рәсми Татарстан

Төркиянең яңа Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган 12 февральдә ТР Президенты белән очраша

Казанга килгәнче дипломат - илчелек киңәшчесе, Төркиянең Софиядәге илчелегендә беренче киңәшче вазифасын башкарган.
02.02 19:17

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Төркиянең яңа Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган 12 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраша. «Татар-информ» агентлыгына Төркиянең Генераль консуллыгында шулай дип белдерделәр.

Әхмәт Садыйк Доган 1974 елда Төркиянең Испарта шәһәрендә туган. Испартада Анатолий лицеен, Мәрмәрә Университеты икътисад һәм идарә факультетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлеген һәм Лондон университетының Биркбек көллияте магистратурасын тәмамлаган. Билькент университетының Россия Тикшеренүләр үзәге семинарларында, РФ Тышкы эшләр министрлыгы Дипломатия академиясенең чит ил дипломатлары өчен белем бирү программаларында катнашкан. Инглиз һәм рус телләрен белә. 1997 елда Төркия Тышкы эшләр министрлыгында дипломат карьерасын башлаган.

Казанга килгәнче дипломат 2014-2017 елларда - илчелек киңәшчесе, Төркиянең Болгария башкаласы Софиядәге илчелегендә беренче киңәшче вазифасын биләгән. Лондон, Киев һәм Алматыда озак вакытлы командировкаларда булган.

Төркиянең Казандагы элеккеге Генераль консулы Турхан Дильмач Татарстан башкаласында өч ел эшләгәннән соң быелның гыйнварында үз эшчәнлеген төгәлләде. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Мирас" фестивале Яруллиннар династиясен искә ала

Фестивальнең икенче концертында Заһидулла, Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар әсәрләре яңгырый.

Питрәчтә Кәримовлар хуҗалыгында 14 баш эре мөгезле терлек бар

"Сыерларның барысын да сауганда, һәр көнне 200 литр сөт алабыз", - дип сөйләгән хуҗабикә.

Мәскәү салкыннары Татарстанга килә

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Дөньякүләм бәйгегә "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" дигән яңа номинация өстәлгән.

Казанбаш мәктәбе укучылары агулану буенча тикшерү төгәлләнгән

Арча районында гаеплеләр җәзага тартылган.