Авыл

Питрәч районы фермеры үз эшен 3 сыердан башлаган

Хәзерге вакытта хуҗалыкта 11 баш сыер бар
03.02 04:00

 (Питрәч районы, 3 февраль, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Питрәч районында яшәүчеләр һәрвакыт шәхси хуҗалыкларында терлек һәм кошлар асрады һәм бернигә дә карамастан, бу эшне дәвам итәләр. Бу кемдер өчен – өстәмә акчалар, үзеңне һәм гаиләңне натураль продуктлар белән тәэмин итү, ә кайберәүләр өчен шәхси ярдәмче хуҗалык акча эшләүнең төп ысулы булып тора. Шәле авылында яшәүче Дилүс Мөхәммәтшин да биш ел элек фермер булырга карар кылган, дип яза җирле басма.

Әлбәттә, Мөхәммәтшиннар гаиләсе йорт хуҗалыкларында һәрвакыт сыерлар, кошлар асраган. Шулай ук Дилүснең әти-әнисе дә – аның әтисе туксанынчы елларда арендага җир алып, үгезләр асраган, шуңа күрә дә ул кечкенәдән хайваннар карый белә. Мәктәптән соң ул шулай ук тиешле белем ала – агроном була. Берничә ел үз белгечлеге буенча эшләми – ул газ кампаниясендә инженер була. Ә аннары соң үзе өчен генә эшләргә уйлап карый.

2011 елда фермерның өч кенә сыеры була. Аңа эш башлаганда шәхси ярдәмче хуҗалыкларын хуплау өчен дәүләт программасы ярдәм итә – 200 мең сум грант акчаларына иркен сыер абзарын төзеп бетерә. Ул чакта ук безнең районга республика җитәкчелегеннән кунаклар килә, алар Шәлегә буш кул белән бармыйлар, эш башлаучы эшмәкәргә сыер саву аппараты бүләк итәләр. Мөхәммәтшиннар бүген дә аннан файдалана. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 11 баш сыер бар. Шулай ук сыер абзарында берничә бозау үсеп килә, тиздән дүрт сыер бозаулаячак. Сыерларны график буенча орлыкландыралар, бу сөттә өзеклекләр булмасын өчен эшләнә.

Терлекләр өчен азыкны да үзебез әзерлибез, бу бик отышлы, азык сыйфатын контрольдә тоту өчен дә яхшы. Моның өчен җиребез бар – бер өлеше үзебезнеке, бер өлешен арендага алдык. Сүз уңаеннан, җирне көздән үк яңа сезонга әзерләдек. Моннан тыш, хуҗалык бу биш ел эчендә трактор һәм комбайнлы да булган. Берничә атна элек Мөхәммәтшиннар алдагы кредитларын япканнар, яңа кредит алганнар, пресс сатып алганнар.

– Без бер атнага җиде йөз литр чамасы сөт савып алабыз, яртысын эшкәртәбез, шәһәргә илтәбез. Сөтне махсус суыткычта саклыйбыз, барлык кагыйдәләр дә үтәлә. Каймак та, башка сөт продуктлары да әзерлибез. Авылдан фермер продукциясенә казанлылар арасында сорау зур, натураль сөт продуктларын сатып алырга теләүчеләр бик күп, – диде Дилүс. – Продукция күләмен арттыру өчен зур машина булса яхшы булыр иде, әлегә андый мөмкинлек юк. Хуҗалыкта бит һәр көнне шактый гына көнкүреш проблемалары һәм ихтыяҗ килеп туа.

Гаиләдә өч малай үсә, кечесенә әле яшь ярым гына, ә олылары инде һәр эштә ярдәмче. Олы улы 11 нче сыйныфны тәмамлый, уртанчылары 6 нчы сыйныфта укый. Алардан кала Дилүс Мөхәммәтшинга кышын ферма эшләрендә тагын бер ялланган эшче ярдәм итә.

– Әлбәттә, авыл хуҗалыгы – бу авыр хезмәт. Бу гомер-гомергә шулай булды. Чөнки терлекләргә тәүлек буе тәрбия кирәк, – диде Дилүс. – Әгәр эштән курыкмыйсың, бөтен көчеңне куеп эшлисең икән – барысы да була, шулай ук табыш та. Мин авылда үз эшемне ачуыма бер дә үкенмим.

Хәзер фермер фермасын киңәйтү турында хыяллана, ул зур сыер абзары һәм сыерларының артуын, беничә кешене эшкә алу турында да хыяллана. Әмма моның өчен җир һәм шактый гына инвестицияләр кирәк шул.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Тунис товарларына Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә ихтыяҗ бар

Бу хакта Татарстан Президенты Тунис Премьер-министры Юсеф Шахед белән очрашуда әйтте.

Рифкать Әхмәтҗанов әзерләгән этимологик сүзлекнең икенче бүлеген туганнары чыгарачак

“Татар теленең этимологик сүзлеге” авторы, инфаркт булу сәбәпле, вафат.

Татарстан Президенты Туниска хезмәттәшлектә яңа мөмкинлекләрне ачыкларга килүен әйтте

Безнең төбәк Россия белән Тунис арасындагы мөнәсәбәтләргә үз өлешен кертә, диде Рөстәм Миңнеханов Тунис сәүдә министры белән очрашуда.

Дәүләт хезмәтләре порталында эш эзләүчеләр өчен яңа мөмкинлек барлыкка киләчәк

Роман Шәйхетдинов ел азагына кадәр порталда эшли башлаячак яңа сервисларны әйтеп чыкты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Дитрих 17 октябрьдә яңартылган Казан – Чаллы трассасын ача

М7 «Волга» федераль трассасының Казаннан Чаллыга кадәрге участогын реконструкцияләү эшләре 10 ел дәвам иткән.