Дин

Рөстәм Миңнеханов белән Равил Гайнетдин Архангельскида мәчет ача

Революциядән соң мәчетне беренче тапкыр төзекләндерү чыгымнарын Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә “Нур Ислам” берләшмәсе финанслаган.
03.02 10:37

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»).Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бүген Архангельскида мәчет ача. Бу хакта Архангельск өлкәсе губернаторы һәм Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет сәгать 11дә ачылачак. Ачылыш тантанасында Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов, Архангельск башлыгы Игорь Годзиш, татар милли-мәдәни автономиясе, традицион конфессияләр вәкилләре катнашачак.

Мәчет ачылгач, Равил Гайнетдин гыйбадәт кылу белән мәчет эшчәнлеген башлап җибәрәчәк.

Архангельскида агач мәчет 1905 елда төзелгән. Революциядән соң бина дәүләт органнары карамагында булган.

2010 елда бинаны мөселманнарга кайтарганнар, ә 2012 елда мәчетне Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә “Нур Ислам” берләшмәсе финанславы белән төзекләндерә башлаганнар.

Ике елдан соң янгын чыгу сәбәпле, агач бина җитди зыян күргән. 2017 елның ноябрендә мөфти шәех Равил Гайнетдин Архангельскида булган һәм мәчетне төзекләндерүгә фатиха биргән.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Петербург форумы куелган бурычларны үтәде, туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча аңлашу бар, Казан Чемпионатка әзерләнә.

КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә

Кастинг Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узачак.

Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Форумның иң мөһим нәтиҗәләренең берсе – ”КАМАЗ” белән 46,5 млрд сумлык килешү һәм Түбән Камада яңа олефин комплексын финанслау.

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.