Җәмгыять, Дин

“Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татар шамаиле галереясендә яңа күргәзмә ачыла

Экспозициядә узган гасырның халык осталары һәм хәзерге заманның алдынгы рәссамнары пыялада ясаган 30дан артык эш тәкъдим ителәчәк.
03.02 17:12

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). 7 февральдә 16.00 сәгатьтә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы Татар шамаиле галереясендә “Манара: татар шамаилендә архитектура мотивлары” дигән яңа күргәзмә ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗат эшләрендә дөньяга танылган мәчетләр белән бергә Россия архитектура объектлары – авыл мәчетләреннән алып Сөембикә манарасы һәм Кол Шәриф мәчете кебек символик биналарга кадәр бар.

Экспозициядә узган гасырның халык осталары (“Мәрҗани йорты” галереясе җыентыгыннан) һәм хәзерге заманның алдынгы рәссамнары (Фирдәвес Гыйрфанов, Чулпан Шәрифуллина һ.б.) пыялада ясаган 30дан артык эш тәкъдим ителәчәк.

Элеккеге эшләрдә Истанбул, Багдад мәчетләре һәм ислам дөньясының башка үзәкләре сурәтләнгән. Заманча эшләр хәзерге рәссамнарының милли тарихка һәм мәчетләргә, символларга (Казан Кремлендә Кол Шәриф, Болгарда Ак мәчет һ.б.) мөрәҗәгатен чагылдыра.

Исегезгә төшерәбез: күргәзмә 7 февральдә 16.00 сәгатьтә ачыла. Керү бушлай.

Адрес: “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете, Татар шамаиле галереясе.

Белешмәләр өчен тел.: (843) 5678125, 5678152; 8-917-392-86-68.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Петербург форумы куелган бурычларны үтәде, туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча аңлашу бар, Казан Чемпионатка әзерләнә.

КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә

Кастинг Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узачак.

Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Форумның иң мөһим нәтиҗәләренең берсе – ”КАМАЗ” белән 46,5 млрд сумлык килешү һәм Түбән Камада яңа олефин комплексын финанслау.

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.