Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов белән очрашты

Республика делегациясе Архангельск шәһәрендә «Нур Ислам» тарихи мәчетен ачуга багышланган рәсми тантаналарда катнашырга килде.
03.02 17:49

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Архангельск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов белән очрашты. Очрашу Архангельск өлкәсе Хөкүмәте йортында узды. Республика делегациясе Архангельскта «Нур Ислам» тарихи мәчетен ачуга багышланган рәсми тантаналарда катнашырга килде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җиткерә.

Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, Яшел Үзәннең «А.М.Горький исемендәге суднолар төзү заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов.

Татарстан Республикасы Президентын сәламләп, Архангельск өлкәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәкләр арасында яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре урнашкан.

"Үткән ел без «Казан» су асты көймәсен эллингтан чыгардык, ел саен Архангельскта «Сабантуй» татар халык бәйрәме уздырыла, ә бүген төбәк һәм ислам тарихына кереп калачак уникаль вакыйга булачак. Иң төньякта урнашкан мәчет тарихи урынында торгызылды", – диде Игорь Орлов.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Архангельск өлкәсе губернаторына төбәктә милләтара һәм динара татулык булдырган өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Президенты республикада мәчетләр һәм храмнар төзү, шул исәптән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында сөйләде, .

Бүген Архангельск өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында транспорт, агросәнәгать комплексы һәм сәүдә, яшьләр сәясәте, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек уңышлы үсә.

"Безнең сәүдә-икътисадый мәсьәләләребез үсә, төбәкләр арасында сәүдә әйләнеше дүрт миллиард сум тәшкил итә, әмма резервлар зур әле. Киләчәктә башка юнәлешләрдә дә эшләргә кирәк. Безнең яктан – суднолар төзелеше, “КАМАЗ”лар, нефть химиясе һәм азык-төлек продукциясе, сездән – целлюлоза, катыргы, урман һәм балык продукциясе. Сезнең төбәкнең потенциалы гаять зур, һәм хезмәттәшлек үсеше өчен мөмкинлекләр бар", – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Петербург форумы куелган бурычларны үтәде, туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча аңлашу бар, Казан Чемпионатка әзерләнә.

КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә

Кастинг Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узачак.

Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Форумның иң мөһим нәтиҗәләренең берсе – ”КАМАЗ” белән 46,5 млрд сумлык килешү һәм Түбән Камада яңа олефин комплексын финанслау.

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.