Авыл, Татар матбугаты

Биектау тәвә кошларын күрергә 10000 турист килгән - "Шәһри Казан" газетасы

Биектау районының Ямаширмә авылында авыл туризмы кластеры ачарга ниятлиләр.
04.02 17:23

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). Казаннан 40 чакрым ераклыкта гына урнашкан Ямаширмәдә страуслар яшәгәнлеге турында ишетеп белүчеләр шактый. «Киләчәктә исә авылны тагын да җанландырып җибәрергә уйлап торабыз», – ди авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мохтаров. Аның сүзләренчә, страусларны күрергә узган ел ун меңләп турист килгән. Алар арасында Америка туристлары да булган. Яңа ел тирәләрендә Ямаширмәдә Иран кешесе дә кунак булып киткән.

– Без тәвә кошы фермасы белән генә чикләнеп калырга теләмибез. Авылыбыз бик матур, зур. Барысы 350 хуҗалык исәпләнә. Халык та бик кунакчыл, кул эшләренә дә оста. Менә шуларны истә тотып, туристларны кул эшләре осталары белән дә таныштырырга булдык. Бер егетебез тәрәзә яңаклары ясый, үзенең остаханәсе бар. Элек бездә чигү цехы эшләгән, хәзер ул юк, ә чигү осталарыбыз калды. Авылда биш-алты кеше түбәтәй чигү белән шөгыльләнә. Рашат дигән егетебез җәй буена бик күп мунча себеркесе ясый. Төрле шифалы үләннәр җыя. Алардан чәйләр дә ясый. Мәктәптә Бөек Ватан сугышы һәм авыл тарихы музейлары эшли. Мәдәният йортында халык театры гөрләп эшләп ята, «Чияләр» дигән җыр ансамблебез дә бар. Туристларны авыл тормышы, татар халкының гореф-гадәтләре, сәнгате белән таныштыру мөмкинлеге зур. Аннары авыл халкы, әйтүемчә, бик кунакчыл безнең. Килгән кунакларны үзләрендә куна калдырырга да, тәмле ризыклар белән сыйларга да, мунча кертергә теләүчеләр дә бар. Килгән һәр кеше бездә кадерле кунак булачак, – дип сөйләде безгә Фәнил Мохтаров.
Авылда гаилә фермалары һәм фермер хуҗалыклары да шактый. Страус фермасы хуҗасы Габделәхмәт Котдусовка килгән туристлар кыш көне чана да шуып китә. Җәен балык та тоталар, атта да йөриләр.

– Тик менә бер генә проблемабыз бар. Ул да булса – авылга керә торган юлның начар булуы. Килгән кеше: «Бөтен әйберегез әйбәт, юлларыгыз гына начар», – ди. Менә шул мәсьәләне хәл итеп булса, калганын без үзебез дә эшләп чыгачакбыз. Узган ел, авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән, бер чишмәне яңарттык. Быел тагын ике чишмәне матурлап куярга җыенабыз. Җәй көне авылыбыз бик матур. Һәр кунакка без бик шат, – дип, Фәнил әфәнде безне дә үзләренә кунакка чакырды. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Татарча диктант”ны "Татар-информ" сайты аша онлайн язып булачак

Диктант текстын танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова укыячак.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Финляндия бизнесы һәм капиталы белән кызыксынуын әйтте

Россия һәм Финляндиянең уңышлы компанияләре вәкилләре "Корстон"да үз предприятиеләре потенциалын күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов киләсе елга "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" проектына керүче шәһәрне атады

Киләсе елга әлеге программага Түбән Кама керәчәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Казан–Чаллы юлы турында: Кама аша күпер кебек хыял иде

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның юл төзелеше буенча планнары зур һәм алар тормышка ашырылачак, дип ышандырды.

“Татар-информ”да гошер сәдакасын җыю һәм тарату йомгаклары турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнаша.