Рәсми Татарстан

"Түбә" резиденты җитештергән материалларга Татарстанда да ихтыяҗ зур булачак

Рөстәм Миңнеханов Дагыстанда «Түбә» индустриаль паркында булды.
05.02 16:27

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәре кысаларында Кумторкалы районында урнашкан «Түбә» индустриаль паркында булды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде.

Парк 2015 елда булдырылган. Гомуми мәйданы –194 гектар. Инфраструктурасына кирәкле инженер челтәрләре һәм алга киткән логистика системасы керә. Потенциаль инвесторларга ташламалы салым шартлары тәкъдим итәләр. Бүген «Түбә» территориясендә 10 резидент эшли.

Рөстәм Миңнеханов ике төп предприятие – Каспий табаклы пыяла заводы һәм «Мараби» керамик плитка заводы эше белән танышкан.

Каспий табаклы пыяла заводы – «Түбә» индустриаль паркының төп резиденты. Үз сегментында Россиянең көньягындагы иң эре предприятие буларак, тәүлегенә 600 тонна югары маркалы табаклы пыяла чыгара.

Компаниянең 2017 елда уртача кереме 3,7 млрд. сум тәшкил иткән. Заводта 410 кеше эшли.

«Мараби» предприятесендә Рөстәм Миңнеханов идән плиткасы һәм керамик гранит чыгару буенча җитештерү линиясен карап чыкты, проект куәте елына 2 млн квадрат метрдан артык. Гомуми хакы 1,8 млрд сум.

Компания вәкиле хәбәр иткәнчә, 2018 елда «Мараби» продукция күләмнәрнен икенче җитештерү линиясен ачу бәрабәренә арттырырга җыена.

Азакта Рөстәм Миңнехановка чыгарылучы керамик плитканы күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Президенты продукциянең югары сыйфатын билгеләп үтте һәм, Татарстанда да аңа ихтыяҗ зур булачак, дип ышандырды.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Петербург форумы куелган бурычларны үтәде, туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча аңлашу бар, Казан Чемпионатка әзерләнә.

КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә

Кастинг Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узачак.

Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Форумның иң мөһим нәтиҗәләренең берсе – ”КАМАЗ” белән 46,5 млрд сумлык килешү һәм Түбән Камада яңа олефин комплексын финанслау.

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.